Күз алдына китерегез: гадәти кич, кемдер, әле генә эштән кайтып, ашап утыра, балалар дәрес әзерли. Һәм, көтмәгәндә, куркыныч янавы турында хәбәр яңгырый. Андый мизгелләрдә ышыклану өчен кулай урын эзләргә вакыт калмый. Шуңа күрә, аның турында алдан белеп торырга кирәк.
Яшел Үзән районында пилотсыз очкычлар яки ракета куркынычы булган очракта гражданнар өчен вакытлыча ышыклану урыннарын әзерләү эше дәвам итә. Мондый йөкләмәне муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев биргән иде.
Бүген әлеге урыннар районның 195 күп фатирлы йортында әзерләнгән инде. Аларның 96сы Яшел Үзәндә урнашкан.
Сүз күп фатирлы йортларның подваллары турында бара. Монда урыннар шул йортта яшәүчеләр, шулай ук янәшәдәге территорияләрдәгеләр һәм шул тирәдә эшләүчеләр өчен каралган. Бу, саннар бик зур әһәмияткә ия очракларның берседер, мөгаен. Мәсәлән, Чкалов урамы 2а йортында 90 кеше яши. Ә әзерләнгән урын 710 кешегә исәпләнгән.

Нигә шул кадәр аерма, дисезме? Чөнки, ышыклану урынының сыйдырышлылыгы, әлеге йорттагы кешеләр санын гына күз алдында тотмаска, запас белән булырга тиеш. Куркыныч туган очракта, күрше-тирә йортларда яшәүчеләр, урамнан узып баручылар, оешма хезмәткәрләре сыярлык булсын.
Бинаның үзендә яктырту җиһазлары, эскәмияләр, эчәргә яраклы су, күчереп йөртелә торган санузел һәм беренчел иң кирәкле иминлек чаралары бар. Кешеләрнең иң озак яшеренү вакыты 12 сәгатькә кадәр каралган.
Ләкин бинаны әзерләү – эшнең яртысы гына. Икенчесе – кешеләрнең тревога вакытында подъездда басып: «Ә безгә кая барырга?» – дип аптырап тормавы, югалып калмавы.
Яшеренү урыннарының ачкычлары сакланган фатир номерлары нәкъ шул подвалга керү урыннарында һәм подъездның беренче катында күрсәтелгән. Нишләргә кирәклеге, гамәлләр тәртибе турындагы мәгълүмат яшәүчеләргә телдән дә, MAX мессенджерында гомумйорт чатлары аша да җиткерелә.
«Без бу эшне координациялибез»
Яшел Үзән муниципаль районында барлыгы 982 күпфатирлы йорт бар, шуларның 480е – шәһәрдә.
– Бу күпфатирлы йортларга хезмәт күрсәтүче идарәче компанияләр тарафыннан зур эш башкарылды һәм ул бүгенге көнгә кадәр дәвам итә, – дип сөйләде «ТКХ департаменты» МБУ җитәкчесе Ленар Садриев. – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм гражданнар оборонасының барлык методик тәкъдимнәре идарәче оешмаларга җибәрелде. Хәзерге вакытта без аларның гамәлләрен координациялибез, кирәкле чараларның үтәлешен контрольдә тотабыз.
Бу юнәлештә җаваплы кешеләр әйтүенчә, ышыклану урыннарын әзерләү – ул бина һәм аның сыйдырышлылыгы гына түгел, аның чыннан да кешеләрне кабул итәргә әзер булуы мөһим.
«ЭлиСС» идарә компаниясендә, подвал биналарын әзерләү белән параллель рәвештә, турыдан-туры яшәүчеләр белән дә эш алып барыла.
– Безнең йортларда яшәүчеләр белән әңгәмәләр уздырдык, пилотсыз очкычлар яки ракета һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында барлык киңәшләрне бирдек, – дип сөйләде «ЭлиСС» ИК баш инженеры Анатолий Пашагин. – Параллель рәвештә бу мәгълүматны көн саен MAX мессенджерында кабатлыйбыз. Эскәмияләр сатып алдык, лампочкалар куйдык, су белән тәэмин иттек, хәтта вакытлыча бәдрәфләр дә куйдык.

Димәк, бернинди үзенчәлекле, катлаулы нәрсә дә юк. Су булырга тиеш – аны китергәннәр. Караңгы булырга тиеш түгел – лампалар куйганнар, шәмнәре дә әзер. Кешеләргә озак утырырга туры киләчәк – эскәмияләр бар. Һәм, әйе, хәтта бәдрәф турында да онытмаганнар.
Тагын бер мисал – Гоголь урамындагы 22а йорты. Биредә 107 кеше яши, ә вакытлыча яшеренү урыны 654 кешене сыйдыра.
– Йортта 107 кеше генә яшәвенә карамастан, без вакытлыча ышыклану урынын 654 кеше сыйдырышлы итеп әзерләдек, – дип хәбәр итте «Старт3» идарәче компаниясе директоры Руслан Яруллин. – Өлкәннәр өчен эскәмияләр каралган, эчәргә яраклы су, һичшиксез, җитәрлек күләмдә булырга тиеш һәм ул бар
Бүгенге көндә районыбызда бу эш дәвам итә. Подваллар әкренләп гади техник бүлмәләрдән, кирәк булганда кешеләр куркыныч чорны кичерә алырлык урыннарга әверелә.
Һәм иң яхшысы, әлбәттә, алардан беркайчан да файдаланырга туры килмәсен иде. Ләкин мондый ихтыяҗ туа калса – ышыкланыр урын әзер булырга һәм кеше аның кайда икәнен белергә тиеш.
Нет комментариев