Сусыз, утсыз, гомумән, цивилизациясез яшәүләре бүгенге көндә ай-һай җиңел түгел
Әйтәм әле

Сусыз, утсыз, гомумән, цивилизациясез яшәүләре бүгенге көндә ай-һай җиңел түгел

Укучы фикере.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Авылда су бетте, шимбә көн... Күз алдына китерәсездер инде сузыз яшәүне. Мунча ягасы, балалар кайта дип, тәмле камыр ризыклары пешерәсе, юасы, җыештырасы. Кул әледән-әле кранга үрелә. Бирмәделәрме икән дип, ничә тапкыр ачып карагандыр. Әле дә ярый Олы Ачасыр авылы чишмәләргә бай. Машина белән үзебезгә дә, күршеләргә дә алып кайтып, мунчасын яктык, ризыгын әзерләдек һәм Норлаттан ЖКХ егетләре килеп, башняда янган су насосын кайчан алыштырырлар дип, сабыр гына көттек. Элек төпле җитәкчесе булган предприятие бик оператив эшли иде.

Бу юлы да егетләр сынатмады. Якшәмбе көнне кичкә таба краннарыбыздан көтелгән су ага башлады. Ял көне булуга карамастан, эшче куллар табып, безнең авылга килеп, насосны алыштырып, башня эшен җайга салган егетләргә, Рәфис Насыйбуллинга, әле дә район авыллары өчен җан атып яшәүче Ленар Садриевка чиксез рәхмәтлебез. Сусыз, утсыз, гомумән, цивилизациясез яшәүләре бүгенге көндә ай-һай җиңел түгел.


Нет комментариев