Васильево борылышында машина йөртүче пошины бәрдергән
ЮХИДИ

Васильево борылышында машина йөртүче пошины бәрдергән

Ни кызганыч, бүгенге иртә авыр яңалыклар белән башланды.

Казан ягына барганда Васильево борылышыннан ерак түгел, көтмәгәндә машина каршына поши йөгереп чыккан һәм бәрелгән.

Хәзер машина хуҗасына ватык техниканы да үз хисабына төзекләндерәсе һәм 80 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк.

Зинһар, юлларда игътибарлы булыгыз, ашыкмагыз. Исән-имин йөрергә язсын.


Нет комментариев