Яшел Үзән районында ир-ат батып үлгән
Яшәеш

Яшел Үзән районында ир-ат батып үлгән

19 сентябрь кичендә 112 — ашыгыч хезмәтләрнең бердәм номерына 60 яшьлек ир-атның югалуы турында хәбәр килә. Ул Косякау авылы янындагы Буа елгасына балык тотарга киткән, әмма өенә кире әйләнеп кайтмаган.

Вакыйга урынында Татарстан Республикасы Эзләү-коткару хезмәтенең 2нче зона эзләү-коткару отряды водолазлары эзләү эшләрен алып барган. Алар су төбен галс ысулы белән тикшергән, шулай ук «ГБО Гидро» гидроакустик җайланмасы кулланылган. Коткаручылар су өслеген һәм яр буен да җентекләп караган.

Һәлак булган ир-атның мәете ярдан якынча 100 метр ераклыкта, камышлар арасында, су өслегенә якын урында табылган. Аның янында резин көймәсе дә булган. Ир-атта коткару жилеты булмаган.

Фото: МЧС России

Беренчел фараз буенча, ир-ат саксызлык аркасында көймәдән суга егылып төшкән. Мондый бәхетсезлекләрне булдырмас өчен, суда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

Суга чыгар алдыннан:

  • якыннарыгызга кайда һәм кайчан балык тотарга баруыгыз турында хәбәр итегез;
  • көймәнең һәм башка йөзү чараларының төзеклеген тикшерегез;
  • коткару жилеты киегез;
  • су тимәсен өчен телефоныгызны махсус тышлыкка салыгыз.

Фото: МЧС России

Суда булган вакытта:

  • алкоголь кулланмагыз;
  • һава торышын күзәтеп барыгыз;
  • ялгыз гына балык тотарга бармагыз;
  • үзегез белән коткару чаралары булдырыгыз.

Судагы иминлекне саклау — һәркемнең үз җаваплылыгы.

ГУ МЧС России по РТ


Нет комментариев