Сәламәт яшәү рәвеше — грипп һәм ОРВИ профилактикасы
#кирәклекиңәшләр

Сәламәт яшәү рәвеше — грипп һәм ОРВИ профилактикасы

Грипп – сулыш юлларының кискен вируслы инфекциясе. Ул өске сулыш юлларының лайлалы тышчаларын зарарлый, бизгәк тоту, организмның агулануы (интоксикация), шулай ук йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системалары эшчәнлеге бозылуы белән бара.

Бу кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) җитди катлаулануларга китерә ала: алар организм эшчәнлеген генә бозмый, ә тормыш өчен дә куркыныч тудыра.

Фото: роспотребнадзор

Инфекция чыганагы – авыру кеше. Авыруның начар чагылган (яшерен) формасы белән авыручылар һәм чирне «аяк өстендә» үткәрүчеләр инфекция таратуда мөһим роль уйный.

Грипптан ышанычлы саклану ысулы – вакцинация. Ул алты айлык яшьтән алып картлыкка кадәр барлык халык төркемнәренә дә күрсәтелә. Вакцинациядән тыш, грипп һәм ОРВИдан саклану иң нәтиҗәле булсын өчен, специфик булмаган профилактика кагыйдәләрен һәм сәламәт яшәү рәвеше принципларын үтәү мөһим.

Фото: роспотребнадзор

Сәламәт яшәү рәвеше үз эченә ала:

  • хезмәт һәм ялның оптималь режимын;
  • баланслы (тигезләштерелгән) туклануны;
  • хәрәкәт активлыгын: физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүне;
  • шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәүне;
  • зарарлы гадәтләрдән баш тартуны (алкоголь, тәмәке әйберләре, наркотик матдәләр).

Хезмәт һәм ял режимы. Оптималь режим йокы, хезмәт эшчәнлеге, ял һәм ашау өчен җитәрлек вакыт карарга тиеш.

Туклану. Рациональ булмаган туклану, аксымнар, майлар, витаминнар һәм микроэлементлар җитешмәве икенчел иммунодефицит хәлләренә һәм, нәтиҗәдә, организмның каршылык күрсәтү сәләте кимүенә китерергә мөмкин. Антиоксидантлар, А, С, Е витаминнары һәм бета-каротин булган кара-яшел, кызыл һәм сары яшелчәләрне һәм җимешләрне күбрәк ашагыз.

Хәрәкәт активлыгы. Даими физик күнегүләр һәм тренировкалар иммун системасын ныгытуга ярдәм итә.

Зарарлы гадәтләр. Зарарлы гадәтләр булу – күп кенә җитди авыруларның риск факторы. Алар иммунитетка тискәре йогынты ясый.

Эпидемия көчәйгән чорда грипптан саклану чаралары:

Фото: роспотребнадзор

  • Кулларыгызны даими рәвештә сабын белән юыгыз. Кул юу мөмкинлеге булмаса, антисептиклар кулланыгыз.
  • Пычрак куллар белән йөзгә, авыз һәм борын лайлалы тышчаларына кагылмагыз.
  • Кешеләр күпләп җыелган урыннардан качыгыз.
  • Җәмәгать урыннарында маска киегез.

Авыру билгеләре күренгәндә, эшкә бармагыз, авырган баланы өйдә калдырыгыз. Бу инфекция таралу мөмкинлеген генә киметми, ә тормыш өчен куркыныч булган катлауланулар барлыкка килү ихтималын да киметә.

Үзегезне саклагыз һәм сәламәт булыгыз!


Нет комментариев