Икенче мөмкинлек (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Икенче мөмкинлек (редакциягә килгән хат)

– Хәерле көннәр, кызлар, тыңларга вакытыгыз бармы, иренә икенче тапкыр кияүгә чыккан дус кызымның катлаулы тормыш хәлләре турында сөйлим әле, хат итеп бастырырсызмы, үзегез карарсыз, – дип башлады сүзен редакциябезгә шалтыратучы ханым.

Без Зәринә белән бер факультетта укыдык, тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Диплом алганнан соң юллар аерылды, һәрберебез үз тормышын төзеде

Ул яхшы гына егеткә кияүгә чыкты, бала тапты. Сирәк булса да аларга кунакка бара идем. Ниязының аның турында кайгыртуын, Зәринәнең шундый ир янында бәхетле булуын күрү миңа да рәхәт иде. Фатир алдылар, машина сатып алырга җыеналар иде һәм менә сиңа мә…

Бер көнне Зәринә миңа шалтыратып, гаиләләрендә зур проблема тууын, Нияз белән талашуларын һәм иренең аны баласы белән өеннән кууын сөйләде. Минем өчен бу шок булды. «Кызым белән сиңа килергә ярыймы?» – дигәч, әлбәттә риза булдым.

Килгәч, Зәринә иренең башка хатыны булуын, кычкырынуын, әрләшүен, янавын сөйләде. Моңа ышануы бик авыр иде. Нияз һәрвакыт кайгыртучан һәм тыныч булып күренде. Хатыны һәм кызы өчен йөрәген ярып бирергә әзер иде. Ә монда…

Фото: ясалма интеллект

Зәринә ире белән ачыктан-ачык сөйләшергә маташып карган, әмма барып чыкмаган. Ул әлеге мизгелләрдә нишләргә, кая барырга белми иде. Мин дә, вакытлыча миндә яшәп торырга тәкъдим итүдән кала, нинди киңәш бирергә дә белмәдем. Барысы да җайланыр, Нияз акылына килер һәм хатыны белән кызын алып китәр дип өметләндем.

Зәринә ике тапкыр өенә барып, ире белән сөйләшергә маташып карады, нәтиҗәсез

Шуңа, әйберләрен алып, арендалаган фатирга күченергә булды. Ул әле ире аңа килер, элеккечә бергә яшәрләр дип ышанды. Шундый зур мәхәббәт тик торганда кинәт кенә юкка чыга алмый бит инде!

Әмма бер айдан Ниязының аңардан аерылуы турында документ килде. Ул моны ничек эшләгәндер, кемгә күпме түләгәндер, тик факт факт булып кала. Зәринәгә моны кабул итәргә генә калды.

Башта Зәринәгә бала белән бик авыр булды, әниләре ярдәм итте. Мин дә хәлемнән килгәнчә булыштым. Еш очраша, сөйләшә идек. Онытырга теләсә дә, аның эчтән бик тә борчылуы сизелеп тора иде. Ярты еллап вакыт үтте, танышлар аркылы бик тә яхшы хезмәт хаклы эшкә урнашты, ипотекага фатир алды, ял итәргә дә барып кайттык. Ә менә шәхси тормышы һич барып чыкмады. Бер ир артыннан йөреп карады, җитди берни булмады. Нияз кызы белән аралашмады, тик алиментын ай саен түләп барды.

Бер көнне Зәринә миңа Ниязның шалтыратуын әйтте

Әмма трубканы алмаган, әле үпкәм бетмәде аңа, ди. Аннары, берникадәр вакыттан соң сөйләшкәннәр иде. Нияз гафу үтенгән, бик тә кызын күрергә теләгән. Зәринә рөхсәт иткән, чөнки кызы гел әтисе турында сөйли, сагына. Аннары Нияз белән Зәринә дә нормально аралаша башлады.

Фото: ясалма интеллект

Зәринә белән аерылышканнан соң Нияз өйләнгән, балалары туган. Һәм ике елдан соң хатынын сөяркәсе белән тоткан. Моны бик тә авыр кичергән. Һәм ул үзенең дә кайчандыр ике иң якын кешесенә шундый ук җәрәхәт ясавын исенә төшергән. Ничек үзендә көч тапкандыр, Зәринә аны кичерде, бернинди авыр кичерешләр башларыннан узмагандай, бергә яши башладылар. Нияз теге хатыныннан аерылды. Бик озакка сузылган, катлаулы процесс булды, нәтиҗәдә фатирсыз калды.

Зәринә белән бу темага кайчакта сөйләшәбез. Ул бернигә дә үкенми һәм Ниязны гафу иткән. Әмма бәхетләренең теләсә кайсы мизгелдә чәлпәрәмә килергә мөмкинлеген аңлый. Шуңа күрә ул, нидер булырга мөмкинлеге турында уйламыйча, яраткан ире һәм кызы янәшәсендә тормыштан ләззәт алып яшәргә тырыша.

Нияз теге хатыны белән аралашмый һәм баласы белән дә күрешми. Алга таба ни булыр – беркем белми.

Әмма мин Зәринәнең бәхетен тагын бер җимерүләрен теләмим. Шулай матур гына яшәсеннәр иде.

Башкаларның гамәлләрен бәяләү бик авыр. Зәринә урынында сез нишләр идегез? Никадәрле борчу-кайгылар китерүенә карамастан, ирегезне кичерер идегезме? Барлык шундый кичерешләрдән соң мөнәсәбәтләрегезгә икенче мөмкинлек бирер идегезме?

Мин Зәринәнең сердәшчесе, әмма аның урынында булсам (тәүбә-тәүбә), мөгаен иремне гафу итә алмас идем.

Рәхмәт, кызлар тыңлавыгызга, газетага бастырсагыз, тагын да рәхмәтле булыр идем.

 


Нет комментариев