Яшәеш

Бакчасарай делегациясе – Яшел Үзәндә

Ике ел элек Кырымның Бакчасарай районыннан зур делегация килеп, Яшел Үзән белән дуслашып, туганлашып диярлек киткәннәр иде. Быел да кунакчыл Яшел Үзән кырымлыларны рәхәтләнеп кабул итте: күрсәтерлек, тәҗрибә уртаклашырлык казанышларыбыз бар безнең.

Яшел Үзән янгын сагы гарнизонының матбугат хезмәткәре Резеда Йосыпова сөйли:
- Быел кырымлылар ЯҮМР бердәм-диспетчер хезмәте эше белән якыннан танышты. «Имин шәһәр» проектының шушы хезмәт аша тормышка ашырылуын кырым делегациясе үз күзе белән күрде. Гадәттән тыш хәлләр, бәла-казалар килеп чыкканда бердәм-диспетчер хезмәтенең оператив эш итүе аларның барысын да сокландырды.
- Без мондый эшне бөтенләй күргәнебез дә юк, гадәти булмаган шартларда эшне шулай төгәл оештырып булуын белмәдек тә, - ди Кырым Республикасы Бакчасарай районының Вилинский авыл җирлеге башлыгы Людмила Пучкова. - Монда барысы да бер урынга урнашкан, программалаштырылган, компьютерлаштырылган. Әлбәттә, эш шулай оештырылгач, нәтиҗәсе берничә тапкыр яхшырак булачак. Шуңа күрә бу тәҗрибәне Кырымда үзебез дә кулланырга җыенабыз.
Кырым делегациясе әгъзалары Яшел Үзәнгә эш визитының кызыклы һәм үзләре өчен аеруча файдалы булуын билгеләп үтте. Бу әле аларның соңгы визиты булмас, киләчәктә Яшел Үзәннең башка өлкәләрендәге тәҗрибәләрне дә өйрәнәчәкбез, дип киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Бакчасарай делегациясе – Яшел Үзәндә
Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
Яшәеш