Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әбиләрең дә кимен куймый

Әйтәм әле! 5-68-03

Мирный бистәсендә машина кирәк-яраклары кибетенә туктадык. Алда тукталышта автобус­тан олы яшьтәге бер ханым төште дә, безгә кулларын селки-селки килә, мин сиңа әйтим! Имеш, без җәяүлеләр чыга торган юлга туктаганбыз. Гәрчә юл берничә метр ераклыкта булса да. Ирем тыныч кына аңлаткан иде дә, бу безне аты-юлы белән өч хәрефкә җибәрмәсенме?! Аптыраудан җавап бирергә сүз дә таба алмадык.

Яшьләрне сүгәргә яратабыз бит инде. Менә монда кайбер әбиләрең дә кимен куймый әле. Шундый юк-бар өчен әшәкеләнергә кирәк бит. Ул йөзеннән чыккан усаллыкны күреп, үзебез дә куркып киттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев