Бүген Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Фото: "ЯҮ" архивы
️ Төнлә урыны белән көчле яңгырлар фаразлана. Кайбер районнарда иртән һәм төнлә яшен, боз явуы һәм томан булырга мөмкин.️ Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан исеп, көньякка алмашучан, тизлеге секундына 5–10 метр. Урыны белән җилнең кыска вакытлы көчәюе 14 м/ска кадәр җитәчәк. Яшен вакытында җил 15–20 м/с, төнлә аерым урыннарда 24 м/ска кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +10…+15°, ә көндез +20…+25° тәшкил итәчәк.
Көчле яңгыр, яшен һәм җил вакытында сак булыгыз!
Нет комментариев