Репортажи
-
«Авылда калганыма һич үкенгәнем булмады» - Фәридә Корбанова
Бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлап, пар канатлар булып яшәүче гаиләләр белән районыбыз авылларында еш очрашабыз. Күпме авырлыклар, сынаулар кичереп тә, гаилә кыйммәтләрен саклап, башкаларга да үрнәк булып гомер итүчеләргә сокланабыз. Кече Карагуҗадан Фәридә һәм Хафиз Корбановлар да нәкъ менә шундыйлардан.
-
Хезмәткә багышланган гомер: Флера Хәким кызы Хәйруллина Яшел Үзән эчке эшләр бүлегендә 40 ел эшләгән
Эчке эшләр системасында бу ханым погоннар тагып һәм җинаятьчеләр артыннан йөгереп йөрмәсә дә, башка хокук сакчылары кебек үк җаваплы постта вазифа башкара. Мөһим һәм рәсми кәгазьләр белән эшләргә, теркәргә, җавап бирергә һәм башкалар. Бетмәс-төкәнмәс канцелярия эше. Нәрсә-нәрсә, ә менә хокук саклау органнарында документлар белән бервакытта да кытлык юк.
-
Гали Миназиев: «Бер урнашкач, заводтан кем чыга инде?!»
Сәяхәтчеләрнең барлык юллары Римга илткән кебек, Яшел Үзәнгә килүчеләрнеке элек-электән Серго исемендәге заводка илткән. Һәм ул бар булган киң күңеллелеге белән, бәхет эзләп авылдан чыгып китүчеләрне дә, шәһәрнекеләрне дә гомер-гомергә тотрыклы эш, хезмәт хакы, торыр урын белән тәэмин итә. Апас (хәзерге Кайбыч) районы Шүшермә авылында биш балалы гаиләдә туып үскән Гали Миназиев та, 1977 елда Совет армиясе сафларында бурычын үтәп кайткач, инде заводта эшләүче абыйсы янына барып урнашып карарга була. Һәм менә шул көннән бирле – 47 ел (тиздән 48 була) дәвамында оснастка һәм инструмент җитештерүдә 6нчы разрядлы слесарь-инструментчы һәм егерме еллап бригадир булып хезмәт куя.
-
«Кемнедер тәмле ризыкларыбыз белән шатландырабыз икән, димәк, без дөрес юлда» - Алия Абдуллина
Язмам герое сөйләве буенча, Карагуҗада яшь гаиләләр күп һәм аларның күбесе бер-берсе белән туган да әле. Туган булып кына калмыйча, якын итеп аралашып, бәйрәмнәрне, Коръән ашларын бергә уздырып, тату яшиләр. Гөлчәчәк ире Фәнилнең туганы Алия белән гадәттә, табыннар корганда гел бергә була. Чөнки икесенең дә кулы аш-суга бик оста.
-
«Туган авылым табигатенә хозурланып, яраткан гаиләм янәшәсендә барына шөкер итеп яшәвем белән мин бәхетле!» - Гөлчәчәк Шиһапова
«Кала тормышына һич кенә дә кызыкмадык, авылда төпләндек һәм бу адымыбызга сөенеп туя алмыйбыз», – ди без танышып, аралашып кайткан яшь гаиләләр. Гаилә елында, озак еллар бергә тигезлектә яшәгән парларны гына түгел, ә авыл җирендә гөрләтеп тормыш алып баручы яшьләр турында да язарга булдык. Нәкъ менә шул максат белән Карагуҗага юл тоттык.
-
Татар Танае мәктәбендә балаларга белемне йөрәкләре аша җиткерүче чын мөгаллимнәр эшли
Хәзерге вәзгыятьтә авылда һичьюгы башлангыч мәктәпне саклап калу да зур бәхет. Анда йөреп белем алырлык бала булмагач, нишлисең... Ә инде 11 еллык мәктәпне тотып тору – чиксез бәхет, батырлык һәм дәрәҗә. Татар Танаенда ике катлы яңа урта мәктәп 1990 елда ачыла. Аңа күренекле авылдашлары – язучы, тәрҗемәче Афзал Шамов исеме бирелә. Һәм ул бүгенге көнгәчә, директоры Венера Гарипова һәм укытучылар коллективы тырышлыгы белән, тулы урта белем бирү учреждениесе статусын саклап килә.
-
Тавилә апа Гыйрфанова: «Иң бәхетле чак – балалар таралмаган вакыт»
Унике яшьтә җиде сыйныф тәмамлап, авыл хуҗалыгында хезмәт юлын башлаган буын, мәктәптә такта сөртүдән дә зур проблема ясаучы бүгенге яшьләрдән нәрсәләре белән аерылып торды икән? Әлбәттә, эшләүне – тормышның аерылгысыз өлеше һәм табынның бары тик шулай гына икмәкле булуын бик яшьли аңлаулары белән.
-
«Әтиләре балаларыбыз өчен «Супергерой»га әверелде» - МХОдә катнашучы Артур Яруллинның тормыш иптәше
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренең хәлен аңларга була. Ут йотып яши алар, көн саен хәбәр көтә. Булмаса, борчыла башлый. Әлбәттә, борчылу-көтүләр урынлы, чөнки ир-егетләребез анда – яу кырында сынала, җиңүне якынайта. Хәзерге заманда хәрби бәрелешләр дә үзенчәлекле, кораллар катлаулы, пилотсыз оча торган аппаратларны гына алыйк.
-
Укытучы булу – фәрештәләр язып бетерә алмас изгелек!
Чынлап та, мөгаллимәгә карата әниләргә булган кебек тирән хөрмәт, ярату һәрберебезнең күңелендә бүгенгәчә саклана. Күпләребез мәктәптә укыганда моның шулай икәнен аңламый да, ә менә олы тормышка аяк баскач, гомер юлы буйлап атлаганда, һичшиксез, укытучыларын бик еш рәхмәт белән искә ала.
-
Шәһәребездә Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы Яшел Үзән хакимияте һәм мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган форум узды
Бөтендөнья татар конгрессы, «Ак калфак» төбәк иҗтимагый оешмасы, Яшел Үзән хакимияте һәм мәгариф идарәсе белән берлектә, «Халкыбызның көче – аның атаклы кешеләрендә, милләттәшләребездә» дип исемләнгән күчмә форум узды.
-
16нчы мәктәптә МХО герое истәлегенә Мемориаль такта ачылды
Илебез хәзерге вакытта бик катлаулы чор кичерә. Ир-егетләр Ватаныбызда тынычлык урнаштыру өчен хәрби бәрелешләрдә катнашып, батырлык күрсәтә. Бүген һәммәбездән бергәлек, бердәмлек, рухи ныклык һәм патриотизм кебек сыйфатлар таләп ителә.
-
Алсу Рәхимҗанова: «150гә якын сыерны берүзем саудым»
«Яшел Үзән» газетасының элеккеге редакторы, бүгенге көндә «Болгар» радиосының яңалыклар хезмәте өлкән мөхәррире Люция Шәрәфиева республикабызның мәгълүмат үзәгендә кайнап яши. Безнең районга кагылышлылары булса, шундук хәбәр итеп, уртаклаша, рәхмәт төшкере.
-
Фәния Исмәгыйлева: «Тәкъдирдән узып булмый. Моны мин Аллаһның тормыш сынавы итеп кабул итәм»
Сыналганда да сынмый, язмышына үпкә белдерми генә һәр көнгә шөкер кылып яшәүчеләр бар арабызда. Районыбызның Олы Яке авылында гомер итүче Исмәгыйлевлар гаиләсе белән танышканнан соң, уңганлыкларына да, сабырлыкларына да сокланып кайттык.
-
Үзебезнекеләрне ярдәмнән ташламыйбыз
Таң атып күзләрне ачуга, һәр кешенең теләге бер – илдә барган хәрби операция бетеп, ир-егетләребез исән-имин туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Эх, бездән генә торса иде лә...
-
Газы, юлы булмаган Үтәнгеш авылы бүгенге көндә ничек җан асрый?
Районыбызның гүзәл табигать кочагында, тирә-юнен урманнар әйләндереп алган искиткеч матур урында урнашкан Үтәнгеш авылында булып кайттык. Олы Яке җирлегенең иң кечкенә авылларының берсе ул, биредә бары 12 кеше яши, җәен халык саны арта. Газы, юлы булмаган авыл бүген ничек җан асрый соң?