«Чит балалар булмый, яу кырындагы егетләр дә безнеке!»
«Олы йөрәкле кеше» дип нәкъ менә Мөнирә апа кебекләр турында әйтәләр дә инде. Бар яктан үрнәк!
Илсөя Садыйкова фотолары, «ЯҮ»
Лаеклы ялдагы Мөнирә ханым Хәйруллина, бик күпләр кебек, үз көенә генә ләззәтләнеп яши алыр иде. Авыл хатын-кызының эше мәңге бетә торган түгел: җиләк-җимеш, яшелчә тулы бакча, кош-корт... Гомумән, гаилә учагын сүндерми саклау, тәмле ризыклар пешереп якыннарыңны сыйлау, өйне чисталыкта тоту да уңган хуҗабикәләр өстендә. Менә шундый мең төрле мәшәкатькә тормышы бай булса да, Мөнирә апа Норлатның «Өмет» волонтерлар штабына кушылырга вакытын да, җаен да таба. Алай гына да түгел, ул биредә иң актив ярдәмчеләрнең берсе.

Бүгенге язмам герое Васильево бистәсендә туып үскән кыз. Норлат егете Гумәр белән дә ул туган җирендә таныша. Яшь гаилә Васильевода җиде ел яши. Каенана ялгыз калгач, иренең туган нигезенә кайтырга туры килә. Бу вакытта Мөнирә апа яследә балалар тәрбияли. Педагогика училищесын тәмамлаган кыз иң әүвәл авылга кайтырга куркып та кала. Эш таба алырмынмы, дигән каршылыклы фикерләр аңа тынгылык бирми. Әмма ул Норлатта үз бәхетен дә, эшен дә таба. Кайтуга балалар йортына урнаша. Үзенең ике баласыннан тыш, 35 ел буена бик күп сабыйларга, малай-кызларга ана җылысын, бар күңелен бирергә тырышкан олы йөрәкле тәрбияче ул.

Гомер дигәннәре кай арада узып киткәндер, лаеклы ялга чыгар чак җиткәч, Мөнирә ханым югалып кала. Көн дә эш белән кеше арасында яшәгәнгә, бушлык үзен нык сиздерә.
– Өйдә уфтанып утырырга вакытым булмады, шөкер. Роза Илдусовна «Ак калфак» оешмасына кушылырга чакыргач, төрле чараларда актив катнаша башладык. Махсус хәрби операция башлангач, без дә үзебездән өлеш кертергә булдык. Норлат спорт комплексында урнашкан штабка, эшкә барган кебек, көн саен киләбез. Биредә безне уртак бер максат берләштерә. Һәм монда йөри башлагач, күңелебез ничектер тынычланды. Гомер буе әти-әни мәхәббәтеннән, тәрбиясеннән мәхрүм булган малай-кызлар белән эшләгәч, чит балалар булмый дип уйлыйм. Сугыш кырындагы егетләр дә безнеке. Оныкларым да малайлар. Ә минем оныгым шунда булса, нишләр идем, дигән сорауны үземә еш бирәм. Шуңа да аларны яратып, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышам. Волонетлар арасында булуыма бер дә үкенмим. Киресенчә, сөенеп йөрим. Кайсы көнне йөрәгем яки аякларым үзен сиздереп торганда, башыма, әллә бүген бармыйммы, дигән уйлар керә. Аннан, юк, егетләребезгә тагын да авыррак бит әле, дип, спорт комплекска китәм. Йокларга яткан саен тыныч төннәрем, якты көннәрем өчен рәхмәт укыйм. Алар илебезне саклый, тылдагылар да тырышырга тиеш. Бүгенге көндә юрган тегәм. Одеял трансформер кесәле, юлда шоферларга да уңайлы. Ә инде җыелгач, мендәргә әйләнә. Биредә эшнең туктагына да юк. Һәм башкалар да битараф түгел дип шатланабыз. Тирәкүрше авыл халкы нык ярдәм итә. Бердәмлектә – көч! – дип сөйли Мөнирә ханым.

– Мөнирә ханымның тәрбияләнүчеләре илнең барлык почмакларында гомер итә. Бүген дә кайгыртуы һәм олы йөрәге өчен рәхмәтле алар. Волонтер буларак ул 2022 елның октябрендә эшли башлады. Цехта да, өйдә дә бөтен эшләнмәләрне тегеп, кисеп куя. Бик җаваплы, намуслы, хезмәт сөючән, һәр эштә ышанычлы таяныч ул. Мөнирә Барый кызы кебек апаларыбыз булганда, әлеге изге эштән туктарга исәп юк. Чөнки безнең ярдәмгә егетләребез мохтаҗ, – дип сөйли Роза Ягудина.
Мөнирә апа юмарт, ышанычлы кеше. Шулай булмаса, балалар йортында тәрбияләнгән сабыйлар аның янына, бүген инде алар үзләре дә әти-әни, кайтып йөрерләр идеме икән?! Бертуган Света, Лена, Таня Макаровалар 1нче класстан 10га кадәр Мөнирә апа канаты астында тәрбияләнә, яратып хәтта «мама» дип дәшәләр. Инде күпме еллар узса да, Норлатта якын туганнарын күргәндәй сөенеп, кунак булып китәләр икән. Чөнки Мөнирә апа аларны якты күңелле, игелекле, башкаларга карата рәхим-шәфкатьле итеп үстерә.
Күзләреннән нур бөркелеп торган, тегү машинасында ут уйнатучы Мөнирә апа Хәйруллинаның җитезлегенә, өлгерлегенә, һәрнәрсәдә ярдәм итәргә әзерлегенә сокланып кайттык. Ул илебездә барган вәзгыятькә тыныч һәм битараф кына карый алмый. Чөнки гомере дә дистәләгән баланың язмышын йөрәге аша кичереп, борчылып узган. «Олы йөрәкле кеше» дип нәкъ менә Мөнирә апа кебекләр турында әйтәләр дә инде. Бар яктан үрнәк! Кылган изгелекләрегез дә үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Тигезлектә балалар, оныклар рәхәтен күреп, бәхеттә, тынычлыкта яшәргә язсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев