Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Шикәр диабеты нинди авыру ул?

Еш кына эндокринологка шикәр диабеты буенча мөрәҗәгать итәләр.

Шикәр диабеты – ул авыр нәтиҗәләргә китерә торган хроник авыру. Диабетның өзлегүләренә кан тамырлары системасы зарарлануы һәм неврологик тайпылышлар керә, бу нәтиҗәдә миокард инфарктына, баш миендә кан әйләнешенең кискен бозылуына, сукыраюга һәм гангренага китерергә мөмкин.

Шикәр диабеты үсешенең куркыныч факторлары булып, 40 яшьтән өлкәнрәк булу, нәселдәнлек, симерү, гиподинамия (аз хәрәкәтләнүчән яшәү рәвеше), югары кан басымы, тәмәке тарту, хроник стресс, йокы бозылу тора.

Шикәр диабеты үсеше куркынычын тулысынча юкка чыгару мөмкин түгел, әмма аны сизелерлек киметергә, хәтта 8-10 тапкырга, нәселдән күчкән кешеләрдә дә, мөмкин.

Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев