Әйшә гимназиясендә «Батырлык дәресе» узды
«Батырлык дәресе» гадиләреннән нык аерыла. Анда укытучы ниндидер яңалык та ачмый, диктант-сочинение дә язылмый, билге дә куелмый.
Әмма анда батырлык, кыюлык, туган җирне, халкын ярату кебек сыйфатларның бу тормышта ни кадәр мөһим булуы ярылып ята. Башкаларның тынычлыгы өчен үз гомерләрен дә бирергә әзер булган батыр якташларыбызны үсеп килүче буынга үрнәк итеп күрсәтү – безнең бурыч. Махсус хәрби операция сугышчылары Руслан Сибгатуллин һәм Рендалл позывнойлы Руслан укучылар белән аралашу, сорауларына ачыктан-ачык җавап бирү өчен Әйшә гимназиясенә «Батырлык дәресе»нә килде.
Әлеге очрашудан Илсөя Садыйкова фоторепортажы. Тулы язманы газетабызның 14 ноябрь санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев