Норлаттан башланган сәхнә юлы
Йолдызлар

Норлаттан башланган сәхнә юлы

Татарстанның атказанган артисты Фернат Насыйбуллин: «Туган як – рухи азык ала торган урын, илһам чыганагы».

Бүген ул – татар театр сәнгатендә үз урынын тапкан, Татарстанның атказанган артисты, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында хезмәт куючы тәҗрибәле артист. Әмма зур сәхнәләр, төрле рольләр, гастрольләр артында Норлатта башланган гади бер авыл малаеның хыялы тора.

Быел Фернат Фәрит улы үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләде. Ярты гасырлык гомер юлына әйләнеп караганда, ул тормышында туган авылының нинди зур урын алып торуын аерым билгеләп үтә.

– Туган як ул – бернәрсә белән дә алыштырып булмый торган изге урын. Балачак узган, яшүсмер еллар үткән урын. Туган авылым минем өчен иҗат кешесенә илһам чыганагы. Авылга кайтып, һавасын гына сулап килсәм дә, икенче кеше булып кайтам. Башым да, күңелем дә ял итә. Туган авыл – мәңге истә, мәңге күңелдә, күз алдында тора торган якты учак ул, – ди Фернат.

Фото: редакция архивыннан

СӘХНӘГӘ БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР

Фернатның сәхнә белән дуслыгы бик иртә башлана. Әнисе сөйләвенчә, ул ике яшьтә үк аякларын бөкләп, уенчык гармунында уйнап утырырга яраткан. Мәктәп елларында инде сәхнә аның өчен гадәти күренешкә әйләнә.

Мәктәп чаралары, смотр-концертлар, Яңа ел бәйрәмнәрендә Кыш бабай роле, мәдәният йортында куелган спектакльләр – болар барысы да булачак артистның иҗат юлын формалаштыра. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы аның сәләтен күреп, укучылар белән спектакльләр куя башлый. Фатих Хөсни әсәрләре буенча әзерләнгән «Кабак», «Кирлемән», «Шомбай», «Үги кыз» спектакльләре дә аның хәтерендә бүгенгә кадәр саклана.

Шул елларда Норлат мәдәният йортына Рамил Кәлимуллин кайта. Ул яшьләрнең сәләтен күреп, аларга Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына кереп карарга киңәш итә.

Фото: редакция архивыннан

Фернатның исә ул чакта башка хыялы да була: Алабуга мәдәният-агарту көллиятендә укып, туган авылына кайтып, Норлат клубында эшләү.

ЯЗМЫШ АНЫ БАШКА ЮЛДАН АЛЫП КИТӘ

Казанга барып, Фернат режиссёрлык бүлегенә документлар тапшыра. Әмма шул елны Кәрим Тинчурин театрында махсус курс җыела. Яшь егетнең сәләтен күреп, аны актерлык юнәлешенә күчәргә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, Фернатның профессиональ театрга алып барачак юлы башлана.

БЕРЕНЧЕ ЕЛЛАР – САБЫРЛЫК МӘКТӘБЕ

1998 елда институтны тәмамлагач, Фернат Кәрим Тинчурин исемендәге Дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә килә. Ул елларда яшь артистка сәхнәдә үз урынын табу җиңел булмый.

– Беренче елларда эш тә, рольләр дә аз булды. Берике-өч ел кыска рольләр белән генә чыктым, – дип искә ала ул.

Ләкин Фернат бирешми. Театр белән беррәттән, мәгариф өлкәсендә дә эшли башлый, балаларга өстәмә белем бирә, «Чулпан» балалар театрын оештыра. Театр аның өчен сәхнәдәге эш кенә түгел, балалар белән аралашу, аларга сәнгать аша тәэсир итү мөмкинлеге дә була.

Кәрим Тинчурин театрында эшләгән еллар Фернат өчен зур осталык мәктәбе булып кала. «Син бит минем бер генәм» мелодрамасында Айдар, «Ак тәүбә – кара тәүбә»дә Ризван, Туфан Миңнуллинның «Саташу» драмасында Надир образларын башкара. Аеруча Надир ролен ул бүген дә җылы искә ала.

– Рольнең һәркайсы кадерле. Чөнки син аңа күңелеңне, вакытыңны бирәсең, эзләнәсең. Образ тудырганда тормышта күргән кешеләрнең холкын, гадәтләрен, манераларын да файдаланасың. Артист барысын да күзәтергә, кешеләр белән аралашырга, китап укырга, кино карарга тиеш. Шул чакта гына матур образ туа, – ди ул.

БАЛАЛАР ӨЧЕН УЙНАУ – АЕРЫМ ҖАВАПЛЫЛЫК

2013 елдан Фернат Насыйбуллин Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театрында хезмәт куя. Биредә аның рольләре тагын да арта.

Фото: редакция архивыннан

Балалар өчен уйнау өлкәннәр өчен спектакль куюдан шактый аерыла. Чөнки бала тамашаны озак карап утырмаска да мөмкин. Аның игътибарын җәлеп итү өчен артистка образны кызыклы, эчтәлекле итеп тудырырга кирәк.

Фернат театрның яшь буын тәрбияләүдәге ролен дә аеруча зур дип саный.

– Театр сәнгате туган телне саклап калуда да әһәмиятле роль уйный. Үзебезнең рольләр аша без балаларга, яшүсмерләргә әхлакый тәрбия, рухи сыйфатлар бирергә тиешбез, – ди ул.

Аның фикеренчә, театр бары тик күңел ачу урынына гына әйләнә алмый. Ул кешенең күңеленә үтеп керергә, аны уйландырырга, тәрбияләргә тиеш. Заман белән бергә үзгәрсә дә, татар театры үзенең гореф-гадәтләрен, милли мирасын сакларга бурычлы.

«ЙӨРӘГЕҢНЕ КУШЫП ЭШЛӘСӘҢ ГЕНӘ...»

Фото: редакция архивыннан

Артист өчен рольне өйрәнү – текстны ятлау белән генә тәмамланмый. Фернат образны пазл җыйган кебек берничә ай дәвамында туплый.

Башта пьеса белән таныша, аннары үз образын өйрәнә, сәхнә осталарының чыгышларын карый, китаплар укый. Геройның эчке дөньясын аңларга тырыша.

– Бу – сүз өйрәнеп чыгып, сөйләү генә түгел. Образга баш-аягың белән чумып, шул образ белән яшәргә, йөрәгеңне кушып эшләргә кирәк. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә үтеп керә. Бу – профессионализм, – ди артист.

(Дәвамы булачак)


Нет комментариев