Башларыннан чумганчы кредит җыйдылар да... (редакциягә килгән хат)
Иҗат

Башларыннан чумганчы кредит җыйдылар да... (редакциягә килгән хат)

Борчуларымны газета битләре аша түгим әле. Үз улыңнан зарлану эш түгел инде дә, күңелне бушатасы килә. Иманым камил, бүгенге көндә минем кебек әниләр бихисап. Нишләтәсең, заманы шундый шул. Без яшь вакытта бар да тотрыклы иде, эшләгән урыннан фатир бирәләр иде. Унар ел көтсәк көттек, әмма барыбер алачагыбызны белгәнгә, күңел тыныч иде. Аннары, урамда яшәмәдек бит, тулай торактан бүлмә бирделәр. Барыбыз да бер дәрәҗәдә тормыш иттек: бай да түгел, ярлы да булмадык.

Ә менә балаларыбызга хәзер гаилә корып, үз куышларын булдырып яшәргә авыр вакытлар шул. Кемнеңдер мөмкинлеге дә, чамасы да бар яхшы тормышка, ә күпләрнең юк, әмма бай яшиселәре килә. Менә шул харап итә дә инде.

Өйләнгәнче дә, өйләнгәч тә улым акчаны яхшы эшләде, үзенең йөк машинасы белән ике йөз мең тирәләре чиста кала иде, тик тота белмәде инде. Бар бит. Һаман шулай булыр дип ышанасың бар чагында. Җыймады бер тиен дә, юкса, өйләнгәнче үк фатирын да алган булыр иде тырышса, ә ул әйткәнне тыңламыйча, юк-барга ай саен барлык эшләгән хезмәт хакын туздырып барды. Утыздан узып өйләнде егерме яшьлеккә, барлык «хотелка»ларына тагын акчасын жәлләмәде.

Фото: ясалма интеллект

Бездә яшәп торыгыз, акча җыегыз, дигәнне тыңламыйча, ипотекага фатир алдылар өч бүлмәлене. Кредит алып сразу шикарный ремонт ясадылар, тагын бер кредит алып (бирәләр бит тегеләре дә!) иң кыйммәтле мебельләр алып куйдылар. Бөтен дөньяларын булдыргач кына, килен бала табарга ризалашты.

Роддомнан алып чыкканда улым хатынына машина бүләк итте (әйтерсең, шунсыз баласын чыгармыйлар!).

Анысы да кредитка инде. Барлык тормышлары иптәшләре алдында ким булмаска, ә киресенчә ялтырарга, аларны уздырырга дигән девиз астында бара. Килен подружкалары арасында мактана алырлык итеп. Инде килен икенче ел декретта утыра, аңарчы да рәтләп эшләмәде инде, шуңа декрет акчасы да әллә ни булмады. Вәт шул. Бөтен мөлкәт килен исемендә, ә барлык кредитлар – улым өстендә. Ипотека киленгә рәсмиләштерелгән, ә улым түли.

Фото: ясалма интеллект

Шуның кадәр түләүләрне тартып бара алмыйлар хәзер. Улым гел миннән акча сорый.

Ирем эшли, мин инде лаеклы ялда, әмма эшләп йөрим әле дә, биш ел инде. Күрәләтә балаларга булышмыйча йөрәк түзми бит. Ачу да килә. Безнең гомер узып бара, аларныкы кебек шикарный, бөтен җире җиренә җиткерелгән фатирда яшәгәнебез юк әле. Кухонный гарнитурым, ачуым бер килмәгәе, егерме еллык, шуны да алыштыра алмыйбыз, улымның бурычлары итәктән тота. Нинди артык акча бар, аңа биреп барабыз инде, нишләргә соң? Кодагыйларның исләре дә китми, кызлары балда-майда йөзә бит...

Фото: ясалма интеллект

Әнә, барганнар да ике миллион ярымга Кытай машинасы сатып алганнар. Чамалары була торып, бераз кызларына булышасылары бар. Аңа да ачу килде. Хәзер без дә шулай итсәк, ипотекаларын түли алмыйча, кызларының урамда калачагын аңламыйлар ахрысы. Әй, сөйләсәң сүз, төртсәң – күз инде. Озын сүзнең кыскасы менә шулар. Ярар, ерып чыгарбыз инде ничек тә, Аллаһ ярдәм итәр. Иң мөһиме – илләр тыныч булсын.

Улым өчен куркам. Зур акчага кызыгып тегендә китеп бармасын, дим, Аллаһ сакласын! Аз мени андыйлар?! Хәзер шунда баручылар арасында иң күбе кредит-ипотека түли алмаучылар ди бит. Менә шуңа барып җитмәсен иде, дибез. Йә, ярар, сүземне йомгаклыйм. Менә улларыбызның башлары эшләсен иде бераз, кредитны аласы җиңел аны, ә түлисеее... Ай-хай, җаный, ай-хай!

Исемемне күрсәтмәвегезне үтенәм.


Нет комментариев