Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

«Фермадан да килеп алдылар, шөкер»

Мулла Иленә баргач, Зөлфия апа Нигъмәтуллина белән санаулы минутлар эчендә генә аралашып алдык һәм шул арада да ул безнең күңелләрне күтәреп, йөзләребезне елмаю белән балкытты.

Чөнки аның янында эмоциясез утыру мөмкин түгел. Хәзер шигырь сөйләп куя, хәзер җырлап җибәрә, шул арада үзенең тормыш юлын сөйләп ала. Ә язмышлар кемдә генә гел җырдан тора икән? Юк ан­дыйлар. Зөлфия апа да йөрәге яраларын, борчуларын уен-көлке, юмор хисе белән басып яши торгандыр. Күңелсезләнеп, үз эчеңә йомылып йөрүчеләр күп ул, ә менә бернигә карамый җор теллелегең, оптимистлыгың белән башкаларга кәеф бүләк итеп кара син. Көчле рухлылар гына шулай булдыра ала.

Чулпан Гыйсмәтуллина видеосы

Зөлфия апа ишле гаиләдә үскән. «Әле әти сугыштан кайткач та өч кыз туды», – дип искә алды. Ә аңарчы 5әү була инде. Язмабыз герое 1942 елның 1 мартында дөньяга килгән. «Без Миңнеханов белән бер көнне туган», – дип, шаяртып та алды. Үзе дә җиде бала анасы ул, сөбеханАллаһ. Тик менә, Зөлфиясен 49 яшендә тол калдырып, тормышларының иң матур, инде балаларының бер-бер артлы үсеп, канат чыгарган мәлендә, инсульт дигән мәкерле нәрсә ире Сәлимнең гомерен кисә. 

– Бик яхшы укысам да, Норлат мәктәбендә унны бетерә алмадым. Апа кияүгә киткәч, 17 яшемдә аның урынына, дуңгыз фермасына эшкә чыктым. ӘлһәмдулилЛәһ, дуңгызлар караган җирдән дә килеп алдылар, шөкер! Аннары бозаулар карадым, – ди Зөлфия апа.

Ул хайваннарны карарга бик атлыгып тормаганнар шул, олырак яшьтәгеләр бөтенләй аяк терәп каршы булган, ә сәвит заманы яшьләрен күндергәннәр инде, комсомол дин, хәрәм турында уйларга тиеш булмаган.

– Мин бер шофер егет белән очрашып йөрдем. Инде өйләнешергә планнар корганда, 7 ноябрьдә бу миңа әйтә, әни рөхсәт итми өйләнергә, ди. Әнисенә каршы бара алмый бит инде. Мәхәббәте өчен көрәшергә хәленнән килмәде, күрәсең. Ярар, шулай язгандыр. Ә Сәлим аңарда грузчик иде. Аннары артымнан килмәсенме! Куып җибәрдем. Көлеп йөрмәгез, дидем. Тыңламый әйткәнне, көн дә килә. Менә язмышың булгач, 20 көн алдан ЗАГСка гариза биреп, 25 көн эчендә тормышка чыктым. 1962 елның 20 гыйнварында өйләнештек. 15 ел каенана белән яшәдек, матур тордык. Беркайчан үкенмәдем. Җиде бала табып үстердек. Иртәрәк китеп кенә барды, – дип, хатирәләр белән уртаклашты Зөлфия апа.

Уллары Фәргатьнең дә гомере кыска булган. 36 яшендә, шулай ук инсульттан дөнья куйган. Балаңны югалтудан да ачырак хәсрәт бармы икән ана өчен?! Әмма бернишләп тә булмый. «Ходай күпме гомер биргән, шуны яшибез. Беркем дә алдан белми никадәр икәнен. Шөкер, бүгенге көндә өч улым, өч кызым исән-сау, кияү-киленнәрем. Тугыз оныгым, өч оныкчыгым бар! Аларның кадер-хөрмәтен тоеп яшим», – диеп, шигырь юлларын да тезеп китте:

Бер улым Казахстанда,

Киявем Әфганстанда.

Бернәрсәгә дә кайгырмыйм,

Яшим Татарстанда.

(Кыскартып бирелде)

Язманың дәвамын газетабызның №44 санында (2025 ел) укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев