Шамил Кадимов: «Зарланмагыз, шушы тормышның матурлыгын күрәм дип, сөенеп яшәгез»
Шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Шамил абый Кадимов 10 елдан артык инде якты дөньяның матурлыгын күрми яшәргә мәҗбүр. Кинәт күзләре начарланып, табибка баргач та, ике генә сүз ишетә: «Инде соң». Дәвалап та, операция ясап та булмый. Акрынлап ике күзе дә сүнә…
Үз бәхетләрен Яшел Үзәндә тапкан Кадимовлар гаиләсенең фатирына килдек. Өй түрендә мул табын, әби белән бабай тирәсендә яраткан балалары һәм оныклары бөтерелә. Коръән ашы укыткач, кабул булсын, туганнар бергә җыелышып якты хатирәләрне яңарта, истәлекләрен барлый. Без дә алар белән бергәләп үткәннәргә кайтып килдек.
Әтнә районы Кече Әтнә авылы егете Шамил белән Теләче районының Казаклар авылы кызы Фәүзияне Яшел Үзәннең фанер заводы таныштыра. Икесенең дә эшкә килеп урнашкан чаклары. Фәүзия апа уңганлыгы белән дә, мөлаемлеге белән дә егет күңелен җәлеп итә.
– Ул зоводка февральдә килгән булса, мин шул ук цехка июль аенда урнаштым. Көнозын бергә булдык, мин аны бер күрүдә яраттым. Ике ел очрашып, бер-беребезне сынаганнан соң, кавыштык. Гомер кай арада узгандыр, әйтә алмыйм, 4 ноябрьдә гаилә коруыбызга 68 ел булды. Улыбыз Әмирне һәм кызыбыз Люцияне тәрбияләдек, балаларны бик яраттым. Ничек үскәннәрен күрми дә калдык кебек. Ялларда гел юлда, хәрәкәттә булдык, чөнки ике як авылга кайтып йөрдек. Кызыбыз Казанда яши, улыбыз Яшел Үзәндә төпләнде. Дүрт онык һәм алты оныкчык сөябез. Менә бу байлык түгелме?! – ди юбиляр тормыш йомгагын сүтеп.

Шамил абый 21 ел фанер заводында шомарту цехында хезмәт куйганнан соң, токарь булып «Серго»га күчә. Фәүзия апаның эш урынын алыштырырга теләге булмый, 40 ел, лаеклы ялга чыкканчы, бер урында тир түгә ул. Шамил абыйның кая гына эшләсә дә, күңеле шахматка тартыла. Кемдер балыкка йөрергә үлеп китә, әңгәмәдәшем шахматны үз итә. Ул аның яшәү рәвеше була. Билгеле булганча, шахмат башны эшләтә, хәтерне яхшырта, кешеләр белән аралашырга өйрәтә. Логик фикерләүне таләп иткән әлеге өстәл уены буенча тренер башкаларда да мәхәббәт уята ала. Шәһәрнең күпме баласына шахмат серләрен төшендерә ул. Моның өчен махсус Гоголь урамында бер йорттан бүлмә бирәләр.
Көндез станок артында булса, кичен балалар янына йөгерә, укучылар белән мәш килә. Шулай ук заводта да шахматка мөкиббән эшчеләр арасында турнирлар оештыра. Юбилярның тагын бер сәләтен яшереп калсам, дөрес булмас. Шамил абый оста гармунчыларның берсе дә әле. Кечкенәдән үзе өйрәнә, Яшел Үзәндә Горький исемендәге мәдәни үзәккә гармунчылар клубына йөри. Казанда уза торган «Уйнагыз гармуннар» чарасында еш катнаша. Без килгән көнне читтә генә моңаеп торган тальянны хуҗасы, ниһаять, кулына алды. Күптән уйнаганы юк икән, бармаклары да тыңларга теләми. Тик яраткан уен коралын онытырлыкмы соң?! Яраткан көйләрен безгә дә бүләк итте, сөбеһанАллаһ дип, сокландык. Аллаһ Шамил абыйны озын гомер белән бүләкләгән. Ул үзе дә сәламәт яшәү рәвешен алып барган кеше. Пенсиягә чыккач, көн саен озаклап җәяү йөри торган була. Күзләре күрсә, әле дә чыгар иде дә бит.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
– 95, әйтергә дә куркам. 85 яшемдә күзсез калдым. Бик начар икән ул дөм сукыр булып яшәүләре. Урамга чыга алмыйм, башым әйләнә. Телевизор тыңлыйм үзе. Аллаһның биргәненә шөкер, якын кешем – хатыным Фәүзиям бар. Аннан башка яши дә алмам төсле, бик нык тәрбияли. Үзе дә 88нче яше белән бара бит инде. Газета укучыларга әйтәсе килгәнем шул: зарланмагыз, шушы тормышның матурлыгын күрәм дип, сөенеп яшәгез. Шөкер, мин бәхетле! Балаларым, оныкларым яшәргә көч бирә. Күңел күзем алар өчен шатлана, – ди Шамил абый.
Фәүзия апа белән Шамил абый икесе дә сугыш чоры баласы. Әтиләре яу кырыннан кайтмый. Ата назын күреп, иркәләнү насыйп булмый аларга. Хәтерем юк, берни сөйли алмыйм, дисә дә, Шамил абый үткәннәрне бик рәхәтләнеп, бөтен нечкәлекләренә кадәр искә төшерде. «Әйе, яшьлектәге мизгелләр күңел түрендә урын алган күрәсең, аларны бик яхшы белә, тик бүгенгесен тиз оныта», – ди Фәүзия апа.
Юбилей көнне иртән иртүк кем ишек шакыган, дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде озак еллар хезмәт куйган эш урыныннан – «Серго» заводыннан килгәннәр. Туган көн, 9 май, Өлкәннәр көне уңаеннан бервакытта да онытмыйлар, тәбрикләп китәләр икән. Менә шушы игътибар кадерле, аздан да күңел була инде. Аларның бүген барысы да бар: балалар, оныклар янәшәдә, ризык мулдан, сәламәтлек, тыныч картлык кына насыйп булсын һәм Ходай тигезлектән аермасын. Теләк бары шул. Ә без Шамил абый белән кабат күрешергә килештек. 100 яшьлек юбилейда! Аллаһ насыйп итсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев