Насыйбуллиннарның капкалары ачык, күңелләре иркен
Җыйнак кына, бик матур йорт каршына килеп туктадык. Урамнан ук тәртип, чисталык күзгә ташлана. Ишегалдында да, өйдә дә һәр нәрсә үз урынында, хуҗаларның уңганлыгын, булдыклыгын сүз белән аңлатып торасы түгел, әллә кайдан күренә. Тыштан да ялтырый, эчтән дә, дип, нәкъ менә шундый кешеләр турында әйтәләрдер, мөгаен. Бакырчының һәр яктан үрнәк, күркәм Насыйбуллиннар гаиләсендә кунакта без.
Борынны тәмле коймак исе кытыклый, алъяпкычын япкан хуҗабикә журналистлар килә дип, йөгерә-йөгерә табын кора. Татар гаиләсендә кунакларны ачык йөз, кайнар чәй белән каршы алу матур гадәт инде ул. Безгә исә янәшәбезгә утырып, тормыш юлларын сөйләп, күңелләрен ачулары да бик зур хөрмәт. Равил абый һәм Динә апа белән аралашкач, ниндидер бер рәхәтлек алып, аларга чын күңелдән сокланып кайттык. Гармунда уйнап, җыр бүләк итүләре дә ни тора бит!
Равил абый шушы нигездә төпчек бала булып туа. Ике ел Германиядә хәрби бурычын үтәп кайтканда, әти-әнисе инде пенсия яшендә була. Шуңа шәһәргә китү теләге уена да керми. Аннан, төпчек бала төп нигезне саклаучы да бит әле. Әтисе генә озын гомерле булмый, 64 яшендә бакыйлыкка күчә. Ә булачак тормыш чәчкәсе белән, кыз 8нче класста укыганда ук йөрешә башлыйлар. Егет исә бер яшькә олы була. Бер-берсен озак сынарга туры килә, 7 ел очрашалар һәм юкка түгел.

– Әйе, мәктәптән үк бергә без. Динә мине армиягә озатып калды, көтеп алды. Мин югында артыннан егетләр йөреп караган, озатканнар да. Бу хакта ул миңа үзе хатта язып сала иде. Гомумән, сагынуыбызны хат аша бастык. Ул чакта телефон да, интернет та юк бит. Әмма ул мине көтте. 1974 елның февралендә өйләнештек. Менә инде 51 ел бергә без, – дип сөйли Равил абый, яшьлек елларын искә алып.
Динә апа шушы ук урамда туып үскән кыз. 8нче классны Акъегеттә тәмамлагач, урта белемне Чувашиядә, Кавәл мәктәбендә ала. Аннан мәктәп интернатында тәрбияче булып эшли. Бер укытучы пенсиягә чыккач, аны да алыштырырга туры килә. Гомере буе китапханәче булып эшләгән әнисе, минем урынга калырсың дип, Казан мәдәният институтына керергә өнди. Теләгенә ирешә, тик кияүгә чыгып, беренче баласын тапкач, укуын ташларга туры килә. Әмма китапханәче булу теләге чынга аша. Әнисе лаеклы ялга киткәч, 1978 елда китапханәгә урнаша. 34 ел авылда шушы һөнәренә тугры була ул. Равил абыйның хезмәт юлына тукталгач: «Мин кем генә булып эшләмәдем инде», – дип елмаеп куйды. Армиядән кайткач тракторга утыра, соңрак Бакырчыда бригадир була. «К-700»не дә иярли, гараж мөдире һәм баш инженер вазифасын да зур җаваплылык белән башкара. 8 ел «Дон» комбайнында эшләп, алдынгы механизатор булуын да ахырдан гына әйтте әле. Равил абый, урып-җыю нәтиҗәсендә, район буенча ике ел 2нче, бер ел 1нче урынны алып, «Урал» мотоциклы белән бүләкләнә. Бүген ул хезмәт ветераны.

Насыйбуллиннар ике ул, бер кыз тәрбияләп үстерә. Рөстәм, Рәфис һәм Раилә әти-әнисен алты онык белән сөендергән. Атна саен кайтып, һәр эштә зур ярдәм күрсәтәләр. Авыл урамына ямь биреп, зур йорт салып ятулары. Равил абый әнисенең нигезендә кызына йорт сала. «Бу өйдә әнинең сеңлесе яшәде, без аны тәрбияләп, соңгы юлга озаттык һәм ул нигезне бетерәсе яисә башка кешегә сатасы килмәде. Уйлаштык та, кызга йорт салырга булдык. Үз көчебез белән, кеше яллаган юк», – ди гаилә башлыгы. Нинди кеше яллау ди ул! Равил абыйның кулыннан килмәгән эше юк. Җиренә җиткереп, һәр нәрсәне төгәл үлчәп, мең кат уйлап эшли торган кеше ул.
(Кыскартып бирелде)
Язманың дәвамын газетабызның №44 санында (2025 ел) укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев