Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#яшелүзәнрайонытуганавылым

Флюра Афанасьева: «Иң зур бәхетем – балаларым»

Безгә тормыш бүләк иткән иң газиз кешеләребез, җирдәге фәрештәләребез бәйрәме – Әниләр көне якынлашканда газетабызга язма герое эзләп Яшел Үзән районына түгел, ә Биектауга юл тоттык. Нишләп, дип, гаҗәпләнер күпләр. Максатыбыз – район һәм шәһәребезне 6 елдан артык җитәкләгән Михаил Афанасьевның әнисе Флюра ханым Васильевна турында язу.

Фотолар: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

Шушы аз гына вакыт эчендә Яшел Үзәннең социаль-икътисади үсеше, халыкның яшәү сыйфатын уңай якка үзгәртүе өчен көн-төн тырышкан җитәкчене кем тәрбияләп үстергән икән соң? Шушы һәм башка сорауларга җавап – газетабызның бүгенге бәйрәм саны язмасында.

Өченче буын укытучылар нәселеннән

Каршыбызда 45 ел гомерен балалар укытуга, аң-белем таратуга багышлаган хөрмәтле остаз – Флюра Васильевна. Ул меңләгән укучы өчен ихтирамга лаеклы мөгаллимә. Чөнки аның укучылары бөтен республикага, ә бәлки илгә дә, сибелгән. Моның шулай булуына язмабызда да инанырсыз.

Укый-яза белмәгән әбиләре Анна, ире Беренче Бөтендөнья сугышына киткәч, өенең бер почмагын мәктәп файдасына бирә. Мич артында дәресләрне тыңлый торгач, ул үзе дә укырга-язарга өйрәнә. Хәтта иренә хат язып салгач: «Алдагы хатларны да үзең яз, алар йөрәккә май булып ята», – дигән җавап ала. Тора-бара Анна укый-яза белмәүче авылдашларын укыта башлый.

– Биләр районы Югары Кондрата авылында 7 балалы гаиләдә туып үстем. Мин иң өлкәне, хәзер инде дүртебез генә исән, бүгенгә кадәр олы булуымны сизеп, кирәк чакта ярдәм итеп яшим. Әтием сугыш тәмамлангач та, декабрь аенда гына кайткан. Башлангыч классларда әтием Василий Павлович укытты. Аның укучысы булуым белән гомерем буе горурланам. Г.Тукай шигырьләрен бала күңеленә үтеп керерлек итеп яттан сөйләве бүген дә күз алдымда. Ә Муса Җәлилне, каһарман шагыйрь буларак, бервакытта да утырып укымады. Инде үзем дә укытучы булгач, һәр классымны Казанга Г.Тукай музеена алып бардым. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр сала идек, – дип искә ала Флюра Васильевна. 

10нчы сыйныфны тәмамлаган кыз алдында кем булырга дигән сорау тумый. Әтисе белән мәктәп дөньясында кайнап үскән Флюра бары укытучы булырга хыяллана, анда да иң катлаулы, төгәл фәннәрнең берсе – математиканы сайлый. Читтән торып Алабуга педагогия институтына укырга керә һәм Биләр районының Мордва Баганасы авылында бер ел укыта, аннан икенче мәктәпкә юллыйлар. Педагогик хезмәт юлының тәүге адымнарын атлаган көннәрнең берсендә ныклы терәге, киңәшчесе, остазы булган әтисен мәңгелеккә югалта…

Август киңәшмәсе кавыштырды

«Тыштан ялтырап, матур сөйләүче егетләргә кызыкма! Төпле, ныклы гаиләдән булсын ул». Әтисе Василий Павлович кызына нәкъ менә шундый киңәшләрен бирә. Әлбәттә, Флюра кебек чибәр, бар яктан булган кызга күз төшерүчеләр күп була. Әмма ул Чистай районының Олы Талкыш авылында технология һәм сызым дәресен укыткан Павел Афанасьевны сайлый.

Төрле чараларда һәм август конференциясендә еш очраша алар. Берсендә кызга тәкъдим ясый. Әтисен югалтканга бер ай да узмаган, нинди кияүгә чыгу, дип баш тарта ул. Тик никах күктә укыла диләр, вәгъдәң җиткән булса... Егет үз сүзендә нык тора, фикереннән кире кайтмый. «Туган көнемдә дус кызларымны көтеп, идән юып йөргән чакта, машина белән капка төбендә туктады. Нияте котлау дип торам, ә ул мине алырга килгән икән. Тәвәккәллеген күрсәткән иде шулчакта. Гомумән, ул тыныч, йомшак, төптән уйлап эш итә торган кеше. Шул сыйфатлары белән дә үзенә карата алгандыр», – дип искә төшерә Флюра ханым.

47 ел тигез гомер итәләр

Яшь гаиләне тулыландырып, бәхеткә күмеп, Олы Талкыш авылында яшәгәндә Сергей, Миша, Марина туа. Түбән Каманың Елантау авылында төпчекләре Алексей дөньяга килә. Кайда гына яшәсәләр дә, балаларын хезмәт белән үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр. Абзарда мал-туар, бакча тулы яшелчә, эш һәркемгә җитәрлек. Малайлар иртән әтиләре эшкә киткәнче дип, юлда трактор өеп киткән карны чистартып куя. Колхоз эшеннән дә читтә калмыйлар. Миша колхоз бүлеп биргән чөгендерне берүзе эшли, мул уңыш җыеп, башкалар алдында кызарырга туры килми.

Флюра Васильевнаның совхоз җитәкчесе булып эшләгән бертуган энесе Аркадий Иванов Биектау районының Дачный бистәсенә кайтырга үгетли. Яңа салынган Учхоз урта мәктәбенә Павел Афанасьевны директор итеп чакыралар. Гомер буе туганнардан читтә яшәгән гаилә ризалаша һәм балаларга да яңа мөмкинлекләр ачыла. Авыл мәктәбендә ветеринария институтының укыту-тәҗрибә филиалы була. Олылары Сергей әти-әнисе юлын сайлап, Казан педагогия институтының инглиз теле һәм тарих факультетына керә. Ә Миша бөтенләй башка юнәлешне – Казан ветеринария институтын сайлый. Көндез – укый, төнлә – эшли. Уңышлы гына тәмамлап, белемен аспирантурада дәвам итә һәм озак еллар укыта, декан урынбасары була. Әнисенең география укытучысы булсын, дөнья белән танышсын иде, дигән теләкләре дә фәрештәләрнең амин дигән сәгатенә туры килгәндер. Терлекчелектәге югары технологияләр бәйгесендә очраклы гына катнашып, җиңү яулагач, чит ил компаниясен Татарстанда таныту буенча эшли башлаган уллары төрле илләрдән кайтып керми. Аннан Михаил Павлович Лаеш районын җитәкли, соңрак Яшел Үзәнгә башлык итеп билгеләнә. Кызлары Марина ике югары белемле педагог-психолог, төпчекләре Алексей Биектау районы хакимиятендә аппарат җитәкчесе.

Меңләгән балага белем, тәрбия бирүдән тыш, үз улларын һәм кызын чын кеше итү өчен тырышкан, тормышта үз юлларын табарга ярдәм иткән Флюра һәм Павел Афанасьевларга сокланмый мөмкин түгел. Пар канаты – ирен генә зәхмәт авыру якты дөньядан иртә алып китә. Балаларының бүгенге уңышларын күреп ничек сөенер иде дә бит... 47 ел иңне-иңгә куеп яши алар.

Тәрәзәдә әни күзләре

– Тормыштагы иң бәхетле мизгел – балалар үскән чак. Ирем белән без аларны кешелекле, ярдәмчел, белемле, дәрәҗәле булыгыз, дип тәрбияләдек. Ул алар белән кычкырып та сөйләшмәде. Бүген инде балалар таралышып бетте. Тәрәзәдән күземне алмый кадерлеләремне, оныкларымны зарыгып көтәм. Елмаеп кайтып керүләре мине чиксез бәхетле итә, – ди дүрт бала анасы күз яшьләрен сөртеп.

Бу ялда Әниләр көнендә Афанасьевларның Дачный бистәсендә урнашкан туган йорт капкасы ябылып та тормас: балалар, оныклар кайта. Әнә, өйгә тәмле өчпочмак исе таралган, уллары яраткан бәрәңге кыздырылган, табын тәмле ризыклардан сыгылып тора. Бу мизгелләрдә анадан да бәхетле кеше бармы икән?! Әле озак еллар шулай якыннарыгызны үз канатыгыз астына җыеп, гаилә җылысын саклап, балаларыгызга әни назын биреп яшәсәгез иде.

Ничә яшьтә һәм нинди генә вазифаны биләсәк тә, бу тормышта һәркемгә ӘНИ кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев