Чисталык өчен көрәш: канечкечләр һөҗүм итә, ә кешеләр бирешми
Тургенев урамындагы бер йортта кандалалар һәм тараканнар тулы бер подъездның бәласенә әверелгән. Һәм нәкъ менә әлеге сәбәп – кешеләрне берләштергән.
Тургенев урамы, 64нче йортта галәмәт хәлләр «кычытыну могҗизасы»ннан башланган. Алдан – тәндә кызыл таплар, аннары йокысыз төннәр һәм дихлофос исе.
«Башта балаларда аллергия дип уйладык...»
Икенче катта яшәүче Рәис Нигъмәтуллин балаларының кулларында тешләү эзләрен беренче тапкыр күрүен искә төшерә.

– Без аллергия дип уйлаган идек, – ди Рәис. – Мазь сөрттек, урын-җирне юдык, хәтта кер юу машинасын да тикшердек. Ләкин аннары төнлә тагын тешләүләр кабатланды. Талпанга охшаган нәрсә таптык. Интернетка кереп мәгълүмат алдык – моның аллергия түгеллеген аңладык. Бу урын-җир кандалалары булып чыкты. Чын, тере һәм әрсез.
Шуннан бирле Нигъмәтуллиннар гаиләсе алгы сызыктагы кебек яши. Ике тапкыр агулаганнар, барлык җиһазларны ишегалдына чыгарып, җилләткәннәр — файдасыз. Ике айдан соң паразитлар, курортта ял иткән кебек, кабат кайтканнар.
– Дихлофостан без сулый алмадык, ә аларда әйтерсең аңа иммунитет! – дип көрсенә Рәис.
Фатир – бомба
Мәсьәләгә җавап дүртенче катта булып чыга. Анда хуҗа хатын «Апокалипсис в однушке» сериалындагы кебек яши: тау-тау иске әйберләр, чүп-чар, ис, тараканнар саф-саф басып марш ясый... Шушы шапшаклык аркасында проблема фатирдан читкә чыккан – кандала һәм тараканнар бөтен йорт буйлап таралган.

Җимереклек һәм тәвәккәллек
Яшел Үзән хакимияте бу хәлне кичекмәстән игътибар үзәгенә ала. Мәсьәлә шәһәр прокуроры һәм Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Светлана Захарова катнашында узган утырышта каралды. Ә шәһәр сессиясендә Яшел Үзән районы башлыгы, мэр Михаил Афанасьев:
– Бу проблеманы җиткерүегез өчен рәхмәт. Хәзер без аның чишелешен үз кулыбызга алабыз. Моны болай гына калдырмаячакбыз, – дип, турыдан-туры белдерде.
Ләкин мондый очракта закон көчсез булып чыкты: хуҗа хатынны үз фатирын җыештырырга беркем дә мәҗбүр итә алмый.
.jpg)
– Безнең шәхси торакка керергә хакыбыз юк, – дип аңлаттылар түрәләр, җилкәләрен җыерып.
Күршеләр дипломатиясе
Закон шәхси торакка тыкшынырга мөмкинлек бирми. Ләкин йортның икенче катында яшәүче актив ханым Людмила Павлова, торагын җыештыруда ярдәм итү өчен эшчеләрне кертергә, күршесен күндерә алган. Район башлыгы кушуы буенча идарәче компания хезмәткәрләр әзерли инде, ә социаль яклау бу ханымга, дәваланганнан соң, пособие бирүдә булышырга вәгъдә иткән.
– Без аны бу бәладән тартып алырбыз, – ди Людмила Павлова, ышаныч белән. – Кандалалар белеп торсын: бездә куркаклар түгел, көрәшчеләр яши!

P. S.: Кайчагында чисталык өчен көрәш – хлорка һәм дихлофос кына түгел, ә бәлки битараф булмау, сабырлык һәм үз дөньясына күптән ишекне япканнарга да ярдәм итәргә әзер булу. Кандала, таракан, кәгазь волокитасы – болар барысы да, кеше апатиясе белән чагыштырганда, вак-төяк. Күршеләренең берсе: «Миңа барыбер», – дигәч, йорт тынып калды. Ә икенчесе: «Мин ярдәм итәм», – дигәч, җан керде. Һәм, бәлки, Людмила пылесосны дүртенче катка сөйрәп менгәндә, Яшел Үзәндә бөҗәкләр белән көрәш түгел, ә чын агарыну – вөҗдан һәм намус чистарыну башлангандыр.
Фатир хуҗасы: "Мин үз гаебемне таныйм. Җыештырачакмын!"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев