Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Безнең геройлар

Курку белмәс «Рендал» позывнойлы Руслан

Исеме җисеменә туры килгән иреклеләр полкы хезмәткәре тыныч тормышка кайткач та Җиңү өчен эшләячәк һәм аны бөтен җиргә биш куллап алачаклар.

Украинада барган махсус хәрби операция ир-егетләрне чыдамлыкка һәм кыюлыкка сынады. Һәр кешенең үз характеры, үз карашы булса да, хәрби конфликтлар күпләрне берләштерә, берүзеңнең генә җиңүгә ирешә алмавыңны күрсәтә. Шуңа күрә, батырлар җиңүне өйдә көтмичә, үзләре теләп, икеләнмичә сугыш кырына китә. 

«Хәзер махсус хәрби операциядә безнең геройлар, солдатлар һәм офицерлар, иреклеләр югары кешелеклелек сыйфатларын күрсәтә, балаларыбыз һәм оныкларыбызга тыныч күк йөзе, бәйсезлек өчен батырларча, иңгә-иң торып сугыша», – диде Президент Владимир Путин үзенең бер чыгышында. Ул патриотлыкны Россия халкының табигате асылы дип атый.

Видео: Илсөя Садыйкова, «ЯҮ»

Без фронт, батырлык һәм дуслыкның нәрсә икәнен үзе күргән, үз иреге белән хәрби операциядә катнашкан (доброволец) якташыбыз Руслан Марат улы Зәкиев белән очраштык. Ул аралашучан, ачык күңелле, акыллы егет булып чыкты. Өстәвенә, яшь һәм чибәр. Без аның хезмәттәге уңышлары, киләчәккә планнары турында сөйләштек. Ул, вазифасы буенча бөтен хәрби казанышларын сөйли алмаса да, сорауларга ачык һәм төгәл җавап бирде.

Кем һәм кайдан ул «Рендал» позывнойлы сугышчы?

Башта язма героеның икенче – сугышчан исемен аңлатыйк. Туры килә. Халык әйтсә, хак әйтә шул: Рендал исе­ме – көч, яклау һәм лидерлык белән ассоциацияләнә. Аны йөртүчеләр еш кына ышанычлы һәм тәвәккәл шәхесләр, авырлыкларны җиңәргә һәм әйләнә-тирәдәгеләрне илһамландырырга сәләтле була.

– Мин Киров өлкәсендә туганмын. Әти-әнием хәрби хезмәткәр булганга, безнең гаиләне Самара өлкәсенә җибәрделәр. Аннан соң – икенче Чечня сугышына. Әти белән әни шунда аерылышты. Дөресен әйткәндә, үз әтиемне бик белмим дә. Кызганычка, 2020 елда ул һәлак булды. Әнием үги әтием – Александр белән гаилә корды. Беренче сеңлем тугач, әтине Ерак Көнчыгышка җибәрделәр. Анда без озак яшәдек. Аннан соң Яшел Үзәнгә күчендек. 11нче сыйныфны 15нче мәктәптә укый башладым. Укытучылар белән характерлар туры килмәгәч, без тагын Киров өлкәсенә киттек, шунда мәктәпне тәмамладым. Шуннан Яшел Үзәнгә кайттык. Мин КАИга укырга кердем, әмма диплом алырга берничә ай калгач, армиягә киттем, – дип сөйли ул үзенең кыска, әмма бай биографиясен. Хәрбиләр гаиләсендә шомарган егетне берни дә куркытмаган. Армиядән кайткач Яшел Үзәндә төрле эшләрдә үзен сынап карый ул, хәтта автомәктәптә инструктор да була. Аның хәзер ике сеңлесе һәм энесе бар. Энесе – Казанның Суворов училищесы курсанты.

Махсус хәрби операциягә әтисе – отставкадагы майор Александр беренчеләрдән булып китә. Мобилизация игълан ителгәч, Русланга киңәш бирә.

– Ракетчикларны беренче чиратта алуларын ишеткәч, ул миңа, әгәр МХОга чакырсалар, сиңа 3 гаиләгә бер ир-ат булуыңны әйтергә кирәк, диде. Әмма мин баш тарта алмаячагымны белдердем. Ул бик яхшы аңлады мине. Бер атна узды, ике, өченчесе китте, мине һаман чакырмадылар. Шунда әтием мине доброволец итеп үзе янына чакырды. Мин җыендым да, Новороссийскига киттем. Анда иреклеләр полкын туплыйлар иде. 5 айга контракт төзедем, – дип сөйли Руслан үзенең ничек МХОга китүен.

Бу кыю егеткә әтисе белән рәттән Херсон юнәлешендәге Антоновский күпере өчен каты сугышларда катнашырга, Каховский ГЭСта булган һәлакәтне күрергә, утрауларда һәм ярымутрауларда калып, катлаулы хәрби бурычлар үтәргә туры килә. Хезмәт сро­гы тулу белән ул тагын документлар җыярга тотына. Әмма анысы инде башка төрле гаскәрдә. «Гафу итегез, ул хакта сөйли алмыйм», – дип, кыска тотты ул.

МХОда истә калганнар

– Гаҗәп тоелса да, мин анда күбрәк әтием өчен борчылдым. Урманда минем блиндаждан әтинеке 150-200 метр ераклыкта иде. Бөтен сугышчылар задание үтәргә китте, берүзем калдым, хәтта элемтә дә юк. Безгә таба каты атышлар башланды. Херсонда, гадәттә, бер башласалар туктамыйча 3-4 сәгать аталар. Тавыш буенча әти блиндажына аталар кебек тоелды. Янына да барып булмый. Обстрел бетү белән шунда йөгердем. Аллаһка шөкер, исән-сау калган иде. Ә инде үземә килгәндә, ярымутрауда 2нче линиядәге позиция әзерләгәндә тикшерү килә диделәр. Маскировка челтәре белән капларга кушылды. Кыш көне, анда кар булмаса да, барысы соры төстә, ә челтәр ачык яшел. Аңлашылганча, ул дошманны да җәлеп итте, «птичкалар» тынгылык бирмәде, аларны юк итәргә, радиостанциянең өзелгән урынын табарга, элемтәчеләрне чакырырга һәм башка бик күп бурычны үтәргә кирәк булды. Шул вакытта минем янымда гына нык шартлау булды. Бәхеткә, зур бәлагә тарымасам да, бер колагыма зыян килде, начаррак ишетәм.

Киләчәккә планнар

Руслан, хәзерге вакытта хезмәтен тәмамлап, Яшел Үзәнгә кайткан. Хәрби хезмәттәге гомуми срогы 4 елга җитә аның. Хәзер инде ял иткәч, ныклы гаилә кору турындагы уйлар белән янып йөри. Ул өйләнгән, әмма балалары булмаган, Русланның даими командировкалары нәтиҗәсендә проблемалар туып, хатыны белән аерылышу турында гомуми карарга килгәннәр. Яраткан кызы – сеңлесенең дусты белән хәзер гаилә корырга планнары. Русланның әле укуын тәмамлыйсы, диплом аласы, фатирлы да буласы килә. Әлегә финанслар җитми. Фатирны бары Яшел Үзәннән генә алачак, чөнки шәһәрне бик ярата. Әтиәнисенең дә йорты шушында. Гадәттә, доброволецларга, хез­мәт хакыннан тыш, өстәмә түләүләр каралмаган, хәрби дәрәҗә дә бирелми. Димәк, хәзер аңа тыныч тормышта әйбәт эш табарга кирәк. Шулай да, аның сугышта алган тәҗрибәсен кулланып, пилотсыз аппаратлар җитештерү юнәлешендә эшләргә уе юк түгел. Тәкъдимнәр дә җитәрлек. 27 яшьтә генә булса да, ул күпне күрергә өлгергән, тәҗрибә тупланган, максатчан. Ул хыялларын, һичшиксез, тормышка ашырачак. Юкка гына хәрбиләр гаиләсендә тумаган да, шулар рухында тәрбияләнмәгән. Болардан тыш, бу егет өйдә кул кушырып утыра торганнардан түгел, ялында да мәктәпләргә укучылар белән очрашуларга бара, аларга махсус хәрби операциянең максаты, патриотизм, геройлыклар, сугышчыларның авыр хезмәте турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев