Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Уку да, укыту да саваплы эш

Ак бантлар, чәчәк бәйләмнәре, әти-әниләрнең, укучылар һәм укытучыларның дулкынлануы – боларның барысы да 1 сентябрь – Белем көне белән бәйле. Бу көнне барлык уку йортларында традицион рәвештә тантаналы линейка, аннан беренче дәрес узды.


Бу бәйрәм ни өчен нәкъ менә 1 сентябрьдә үткәрелә соң? Элеккеге вакытларда ук уку елы мәктәпләрдә урып-җыю тәмамланганнан соң башлана торган була, чөнки балалар бу авыр эштә әти- әниләренә булыша. Шуңа күрә уку процессына көз ахырында, кайвакытта кыш башында гына керешәләр. Дөрес, бу авыл кешеләренә генә кагыла, шәһәрдә белем алу, кагыйдә буларак, күпкә иртәрәк — августта башлана  иде.
Уку елының төгәл башлану вакыты узган гасырның 30нчы еллар уртасына кадәр булмаган. 1935 елда гына Совет халык комиссариаты бу вакытның бердәм көнен кертергә карар итә һәм ул 1 сентябрь була. Шулай ук уку елының дәвамлылыгы, каникулларның башлану һәм тәмамлану даталары билгеләнә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 класс