Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Күрше подъезд герое

Коткаручысы Павел Шишмаревның кулын кысып: «Рәхмәт! Зур рәхмәт! Әгәр дә син булмасаң, мин үлгән булыр идем!» - ди хәзер Паратская урамының 10нчы йортында яшәүче Леонид Трифонов. Павел Шишмарев аны кирәкле көнне һәм кирәкле вакытта очраклы рәвештә коткара. Павелның бу көнне Казаннан әти-әнисен күрергә дип кайткан вакыты була. Ишегалдына машинасын куйганда...

Коткаручысы Павел Шишмаревның кулын кысып: «Рәхмәт! Зур рәхмәт! Әгәр дә син булмасаң, мин үлгән булыр идем!» - ди хәзер Паратская урамының 10нчы йортында яшәүче Леонид Трифонов.

Павел Шишмарев аны кирәкле көнне һәм кирәкле вакытта очраклы рәвештә коткара. Павелның бу көнне Казаннан әти-әнисен күрергә дип кайткан вакыты була. Ишегалдына машинасын куйганда кинәт күзе бишенче катка, төтен ургылып чыккан тәрәзәгә төшә. Ул, озак уйлап тормыйча, әтисе яшәгән фатирга йөгереп кереп: «Күршегез яна, ә сез бернәрсә белмисез!», - ди. Алар бергәләп күрше подъездга йөгереп керәләр. «Фатирда төтен, ис, сулый торган түгел иде», - дип сөйли Шишмаревның әтисе. - Мин һәм тагын бер ир фатирга кермәкче булабыз, әмма төтен исеннән кире борылабыз. Ә улым, бернигә карамастан, үрмәләп кереп китте. Мин аңа: «Кая барасың?! Үләсең бит!» дип кисәтеп тә карадым, югыйсә».
Павел төтен исеннән идәнгә ятып котылып буласын мәктәптән үк белсә дә, чынбарлыкта барысы да катлаулырак булып чыга. Ул көн караңгылык эченнән үрмәләп барып, коридор идәнендә аңсыз яткан, ирне көч-хәл белән капшана-капшана гына таба. Аны эләктереп алып, ул ишеккә таба өстери башлый. Ишек төбендә көтеп торган әтисе ирне алып чыгарга булыша. Янгын сүндерүчеләр килүгә алар аны саф һавага чыгарып, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләренә тапшырырга өлгерә. Леонид Трифонов дәваханәдә генә аңына килә һәм күршесенә гомер буе бурычлы булып калуын белә. (Павел Шишмарев үзе дә шушы йортта үскән. Яшел Үзәндә мәктәпне бетергән, институт тәмамлаган. Хәзер ул Казанда яшәп, «Бәхетле» компаниясендә әйдәп баручы инженер булып эшли).
Павел үзен герой дип исәпләми. «Мондый хәлдә югары материя турында уйламыйсың, - ди ул хәзер. - Ул минутларда мин ничек булса да, бәлагә тарыган кешене коткарып калырга тырыштым». Янгын сагының Яшел Үзән гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин исә башка фикердә: «Павел Анатольевич бик тыйнак кеше. Чынлыкта исә ул геройларча эш иткән. Кешегә ярдәм итеп, үзе турында уйламаган. Мин мондый батырның кулын кысуыма бик шат». Янгынга каршы федераль хезмәтнең 8нче отряды хезмәткәрләре исеменнән Зөфәр Хәлиуллин аңа рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды (рәсемдә). Болардан тыш, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда кеше коткарган өчен 8нче отряд җитәкчелеге Павел Шишмаревны дәүләт бүләге белән бүләкләү мәсьәләсен күтәрә.
P.S. Геройлык темасы хәзер артта калып барса да, чынбарлыкта геройлар безнең белән бергә яши. Һәм кайвакыт алар күрше урамда, яисә күрше подъездда гына була.

Резидә Йосыпова,
янгынга каршы федераль хезмәте 8нче отрядының матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X