Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Коррупция – җинаять

Узган атнада республиканың кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре Саба муниципаль районына семинар-киңәшмәгә җыелды. Семинарның темасы «Җәмгыять гражданлык институтларының коррупциягә каршы тору максатыннан гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлеге». «Коррупция - илне эчтән кимерүче корт кебек», - дип сөйли ТР җәмәгать палатасы әгъзасы, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук. - Гаммәви...

Узган атнада республиканың кайбер гаммәви мәгълүмат чаралары җитәкчеләре Саба муниципаль районына семинар-киңәшмәгә җыелды. Семинарның темасы «Җәмгыять гражданлык институтларының коррупциягә каршы тору максатыннан гаммәви мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлеге».

«Коррупция - илне эчтән кимерүче корт кебек», - дип сөйли ТР җәмәгать палатасы әгъзасы, «Татмедиа» ААҖ генераль директоры киңәшчесе Владимир Шевчук. - Гаммәви мәгълүмат чаралары халык арасында аңлату эшләре алып баруда иң беренче корал».
Коррупция - ришвәт бирү генә түгел, ул - әшнә-кодагыйлык та, конфликтлы ситуация тудыру да. Бигрәк тә документлар әйләнешендә коррупциягә мөмкинлекләр күп ачыла.
Соңгы вакытта интернет шәһәрдә генә түгел, авылларда да тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әйләнде. Татарстан беренчеләрдән булып Россиядә «Электрон хөкүмәт» проектын тормышка ашыра. Бүген үк, өйдән чыкмыйча, теге яки бу оешмага мөрәҗәгать итмичә кайбер мәсьәләләрне чишәргә мөмкин. Мәсәлән, ЮХИДИга штраф түләү, чит ил паспортына заказ бирү, салымнарыңны тикшерү кебек гамәлләрне бик тиз һәм җиңел башкарып була.
Балалар бакчаларына кертелгән электрон чират бу өлкәдә коррупция мәсьәләсен шактый уңай хәл итәргә ярдәм итте. Чиратсыз керүләрнең юлы киселде.
Семинарда ТР Президент идарәсе оештыру бүлеге киңәшчесе Салават Рәхимов, ТР юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов чыгышлары тыңланды.
И.Илгиз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X