Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Иң тәмле чак

Табигать ашыга: июнь ахырында бакчаларда кура җиләге пешкән һәм аны базарга сатарга да алып чыкканнар. Халык кырылып җиләк сатып ала. Кура җиләгенең стаканы 50-70 сум. Мари Илендә генә үсә торган кара җиләк тә чыккан сатуга. Анысы тагын да кыйммәтрәк. Бер килосы 350 сум. Каен җиләге дә бар, стаканы 100 сум...

Табигать ашыга: июнь ахырында бакчаларда кура җиләге пешкән һәм аны базарга сатарга да алып чыкканнар. Халык кырылып җиләк сатып ала. Кура җиләгенең стаканы 50-70 сум.

Мари Илендә генә үсә торган кара җиләк тә чыккан сатуга. Анысы тагын да кыйммәтрәк. Бер килосы 350 сум. Каен җиләге дә бар, стаканы 100 сум тора аның. Җир җиләге 40-50 сум.
Базарда иң күп сатыла торган товар - теләсә кайсы бакчада үсә торган виктория. Әмма ул бик нәзберек, теләсә кемнең хәленнән килми аны үстерү. Үстерә белмәгәннәр базарга юл тота. Базарда башлар әйләнеп китә виктория, җиләк-җимеш исеннән һәм бәясеннән. Викториянең килосы 180-200 сум.
Каен җиләген дә, җир җиләген дә килограммлап сатучы юк. Һәркайсы стакан белән сатыла. Бүтән җиләкләр белән чагыштырганда бу ике төр җиләк тә аз.
Кызыл карлыган да өлгергән, аның бәясе юньрәк. Җиләк-җимеш күп булса да, сатучылар бәяне төшерми. Быел җиләк аз, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X