Венера Ибраһимовадан бик тәмле коймак рецепты
Чәйләрегез тәмле булсын!
Коймак ясау өчен: 500 гр.кефир, 2-3 йомырка,1-2 кашык шикәр комы, бераз тоз, ванилин, 0,5 калак чәй содасы, он кирәк.
Бер савытка кефир, песок, йомырка, тозны салып болгатабыз. Шул массаны газга куеп бераз жылытып алабыз. Газдан алгач ванилин (яраткан кешегә), он салабыз да болгатабыз. Камырны куерак итәргә кирәк. Соңыннан шул массага чәй содасы салабыз да, шуның өстенә яңа гына кайнап чыккан 1 кашык (агач кашык та ярый) кайнар су салабыз. Әкрен генә болгатабыз. Камырыбыз әче камыр кебек кабарып китә.
Пешерә башлыйбыз.
Фото авторныкы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев