Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Томатлы килькадан манныйлы коймак

Томат соусында консервланган килькадан ясалган бу коймакларның составын белмәсәң, төп ингредиент булып балык уылдыгы тора дип уйларга мөмкин, ә бу – уылдыкны хәтерләткән манный ярмасы. Тәме буенча да уылдыкка охшаш килеп чыга.

Фото: ясалма интллект

Кирәк:

  • томатлы килька консервасы – 1 банка 
  • манный ярмасы – 80 гр
  • йомырка – 2 данә
  • укроп – 2 ботак
  • үсемлек мае – кыздыру өчен
  • тоз, борыч – тәменчә 

Консерв банкасындагы балыкны савытка бушатып, чәнечке ярдәмендә яхшылап изәргә һәм йомыркаларны сытып, яхшылап болгатырга. Аннары манный, тоз, борыч һәм вак итеп туралган укропны кушарга, бутарга. Ярты сәгатькә бүлмә температурасында тотарга, манный ярмалары бүртсен, югыйсә, алар теш арасында шытырдаячак.

Кызган майлы табага берәр аш кашыгы итеп салынган «коймак»ларны уртача утта, ике яклап та 1,5-2шәр минут кыздырырга. 

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев