Телеңне йотарлык итеп кляр эчендә балык әзерлибез
Аш-су остасы Лилиядән кляр эчендә балык рецепты тәкъдим итәбез.
Фото авторныкы
Бөтен бәйрәмгә дә ясыйм. Горбуша яисә масляная балыгын алам мин. Балыкны чистартып, турап, тоз һәм борыч белән болгатам. Камыр ясаганчы, тозлана тора ул.
Камыр:
- 3 йомырка
- тоз
- 4 аш кашыгы он
- 50 мл су
Агын аерым алып күпертәбез. Сарысына тоз, он, су кушып камыр ясыйбыз да, күпертелгән йомырка агына салабыз. Әкрен генә болгата-болгата бер массаны ясыйбыз. Шундый күбек кебек йомшак камыр килеп чыга. Кызган майда башта он, аннан камырда әйләндереп, табада кыздырабыз балык кисәкләрен. Пешкәннәрен салфетка өстенә алып куеп барабыз. Ясап карагыз сез дә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев