Саулык хәзинәсе: Күркә кайнатмасы рецепты
Тәмлетамак

Саулык хәзинәсе: Күркә кайнатмасы рецепты

НАРАТ КҮРКӘСЕ кайнатмасы - гади генә кайнатма түгел, ә төрле чирләрдән дәва булып тора. Көнгә бер кашык кына кабып куйсаң да, файдасы күп.

Эш барышы:

Күркәләрне иртә җәйдә, ачылганчы җыярга кирәк
Кайнатканчы, бераз вакыт салкын суга салып тотабыз, шулай иткәндә ачысы, бөҗәкләре чыгып бетә.
1 кг күркәгә алдан ширбәт ясыйбыз: 1 стакан суга 1килограмм шикәр комы салып, сүрән утта кайнатабыз, куерып, үтә-күренмәлегә әйләнгәч туктатабыз.
Юып, суын саркытып әзерләнгән күркәләргә, ширбәтне салып, өстен каплап 4 сәгать тотабыз.
Аннан соң кабат утка куеп кайнатып чыгарабыз һәм тагын сүндереп торабыз.
Шул рәвешле 3 тапкыр кабатлыйбыз.Ахыргысында 30 минут кайнатабыз, бераз суынгач, банкаларга тутырып куябыз.

Г.Атнагулова
Чыганак: Иң шәп рецептлар 
Лилия Әхмәтшакирова фотосы


Нет комментариев