Редис яфрагыннан пирог эчлеге
Рецепт.
Фото: ясалма интеллект
Яшь редис яфрагы – витаминлы салат, кореецларның «кимчи» кабымлыгы һәм камыр ризыклары эчлеге өчен шәп вариант.
Тәкъдим ителәчәк рецептта, кем майлы яратмый, атланмайны ике тапкыр киметә аласыз, ә масса коры килеп чыкмасын өчен, аңа бераз тавык шулпасы өстәргә мөмкин.
КИРӘК:
- 8 пешкән йомырка
- 150-200 гр редис яфрагы
- кыяклы 5 суганның ак өлеше
- 100 гр укроп
- 100 гр атланмай
- тәменчә тоз-борыч
Суган белән редис яфрагын һәм укропны вак итеп турарга. Атланмайның яртысын табада эретеп, үләннәрне шунда салыгыз да, йомшарганчы тотыгыз. Аннары калган майны салып, болгаткач, уттан алыгыз. Йомыркаларны вак итеп турарга, суынган яшел масса белән кушарга. Тоз-борыч өстәп, яхшылап бутарга. Эчлек әзер.
Бик күп төрле витаминнарга, файдалы матдәләргә бай яшь редис яфрагын җыеп калып, катыргычта да сакларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев