Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Португалия печеньесы

Бик гади һәм бик тәмле печенье! Ярты сәгать эчендә әзер була һәм аны пешерү өчен бик аз әйбер кирәк.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк: 

  • 100 гр атланмай
  • 1 йомырка сарысы
  • 4 а.к. шикәр комы
  • (+ әвәләү өчен бераз) 170 гр он

Йомшарган атланмай, шикәр комы һәм йомырка сарысын чәнечке яки кул белән яхшылап болгатканнан соң, он кушып, камыр ясарга.

Аннары шуннан кул белән кисәкләп алып, озын бармак формасында печеньелар әвәләргә. Бөтен ягына шикәр комы сибеп (яки әвәләп), пергамент яки силикон җәелгән табага тезәргә. Теләсәгез һәм катлаулырак итеп ясарга иренмәсәгез, эченә иттарткычтан чыгарткан җимеш төреп калдыра аласыз.

Печеньены 200 градуска кадәр кызган мичтә 15 минут пешерергә. Ул чәй, каһвә яки сөт белән бик тәмле була.

Атланмайның температурасы мөһим: ул артык салкын да, артык йом шак та булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев