Өй шартларында ябыгу өчен коктейль
Тәмлетамак

Өй шартларында ябыгу өчен коктейль

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк:

  • 1 стакан майсыз кефир
  • 2 аш кашыгы көрпә (блендерда тарттырылган солы ярмасы белән алыштырырга мөмкин)
  • 1 аш кашыгы җитен оны (җитен орлыгын блендерда тарттырырга мөмкин)
  • 1 чәй кашыгы какао-порошок
  • 6-7 данә караҗимеш
  • бер чеметем дарчин
  • 50 мл кайнар су

Кара җимешне кайнар суга салып, берничә минут җебетергә.

Салкын кефирга көрпә яки солы кисәкләре, җитен оны, дарчин һәм какао-порошок салып болгатырга.

Кара җимешне блендер ярдәмендә вакларга. Коктейль татлырак булсын өчен, кара җимешкә 1 хөрмә өстәргә була.
Кара җимешне кефирга өстәп болгатырга. Коктейль әзер!

Кич йоклар алдыннан 1 стакан эчеп куярга.

Авыл хатыны/Сельчанка


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Дарчин нәрсә ул?