Мәрьям Миңнегуловадан сметанник рецепты
Рецепт.
Ингредиентлар:
- 355 г вакланган кофе печеньесы
- 70 г йомшартылган ак май
- 20 г көнбагыш мае
Эчлек өчен:
- 3 йомырка
- 430 г 20% каймак
- 3 аш калагы шикәр комы
- ванилин
- 1 аш калагы сгущенка
- 1 аш калагы кукуруз крахмалы
Әзерләү:
Печенье массасын 22 см диаметры булган табага салып, кул белән яхшылап басабыз, бортиклар да ясыйбыз. Эчлекне болгатып, печенье өстенә агызабыз. Әстерхан чикләвеге өстәп, 180°С температурада 40 минут пешерәбез. Таба төбенә пергамент кәгазе җәеп куярга була.
Чәй янына бик тәмле һәм йомшак сметанник әзер!
Мәрьям Миңнегулова блогыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев