Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Манныйдан кәнфит

Өйдә әзерләнгән кәнфитләрнең плюсы нәрсәдәме? Сатып алынганнарындагы кебек зарарлы катнашмалар булмауда! Үзең ясаган тәмлүшкә белән чәй эчүләре ни тора бит әле.

Кирәк булачак:

  • тары ярмасы – 80 гр;
  • манный – 80 гр;
  • су – 0,5 л;
  • шикәр комы – 75 гр;
  • какао-порошок – 50 гр;
  • лимон цедрасы – 4 гр;
  • күрәгә – 40 гр.

Манныйны, күмелерлек итеп, кайнар суга салырга һәм 10 минутка калдырырга. Күрәгәне, шулай ук, кайнар суда җебетергә. Тары ярмасын яхшылап юарга.

Йомшарган күрәгәне блендер ярдәмендә вакларга. 250 мл суга шикәр комы өстәп, шунда тары ярмасын пешерергә. Әзер ярманы күрәгә, манный, лимон цедрасы, какао белән болгатырга һәм блендерда изәргә.

Барлыкка килгән массадан зур булмаган шарчыклар ясап, 10 минутка катыргычка куеп торырга. Кәнфитләр әзер! Теләсәгез, вакланган чикләвектә яки төрле орлыкларда, кокос кисәкчекләрендә әвәли аласыз.

Фото: freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев