Кукуруз кәтлитләре
Әлеге рецепт кукуруз боткасы ашаудан баш тартучылар өчен менә дигән табыш! Кояш кебек матур кәтлитләр тышкы кыяфәтләре белән үк әппититне кузгатачак.
Кирәк була
- кукуруз бөртекләре – ½ ст.
- он – ½ ст.
- йомырка – 1 данә
- тоз – ½ ч.к.
- борыч – 0,25 ч.к.
- үсемлек мае – 1,5-2 а.к.
- су – 1 ст.
- каймак – 50 мл
- яшел үләннәр – теләк буенча
Кәтлитләрне ашалмыйча калган боткадан да ясарга була. Әгәр дә ул юк икән, тозлы суда пешереп алырга туры килер. Хәзер бик җайлы, кибетләрдә аның вакланган ярмасы сатыла. Суынгач, йомырка белән кара борыч өстәп, болгатырга.
Онның 2/3 өлешен шул массага кушып, бутарга, ә калганын яссы тәлинкәгә бушатырга. Кулларыгызны юешләп, кәтлитләр формалаштырыгыз һәм аларны онда әвәләгез.
Табага 1,5-2 аш кашыгы үсемлек мае салып, кәтлитләрне ике яклап 3-5әр минут кыздырыгыз. Әзер кәтлитләрне табынга каймак (теләгән кеше сарымсак кушып соус ясый ала) һәм яшел үләннәр белән чыгарыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев