Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Крекерлы салат

Рецепт.

Фото: ясалма интеллект

Кирәк:

  • Крекер печеньесы – 2 кап
  • Балык консервасы – 1 банка
  • Йомырка – 5 данә
  • Майонез – 300 гр
  • Кыяклы суган – 60 гр
  • Каты сыр – 100 гр
  • Сарымсак – 2 гр 

Йомыркаларны пешерер­гә. Консервланган горбушаны чәнечке ярдәмендә изәргә. Йомырканың агын кыргычтан уып, майонез кушып болгатыр­га. Суганны турарга. Тәлинкәгә крекерларны тезеп, өстенә майонезлы йомырка агын ягарга. Аның өстенә кабат печенье түшәргә, ә аннары консерваны җәяргә һәм яшел суган сибәргә. Тагын крекер катламы, ә өстенә майонез белән катнаштырылган уылган сыр ягарга. Кабат печенье, аңа майонез сыларга һәм уылган йомырка сарысын сибәргә.

Бер-ике сәгать бүлмә температурасында тотканнан соң, суыткычка куеп торырга – никадәр яхшырак сеңә, шуның кадәр тәмлерәк була. Төнгегә калдырсагыз да ярый.

Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев