Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Тәмлетамак

Клярдагы горбуша балыгы

Рецепт.

Балыкны кылчыкларыннан арындырып, вак кисәкләргә турарга, тоз, борыч, бер аш кашыгы тирәсе шикәр комы, бераз лимон согы сыгып, 1-2 кашык майонез белән болгатып куярга. 10-15 минутка калдырып торырга.

Ул арада кляр ясарга кирәк:

Бераз катык (кефир, ряженка), йомырка, тоз, шикәр комы, бер чеметем соданы яхшылап болгатырга, он кушып куе да булмаган, сыек та булмаган камыр ясарга. Табада майны кыздырырга (балыклар күмелерлек май алырга), балыкларны клярга манып, шул майда ике яклап пешереп алырга

Рецепт һәм фото авторы @instakondelek

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев