Карабодайлы һәм тозлы кәбестәле «вареники»
Әлеге туклыклы һәм бюджетлы ризыкны суда да пешерәләр һәм кемнәрнең сәламәтлеге мөмкинлек бирә, кыздырырга да була.
Фото: ясалма интеллект
Камыр өчен кирәк: 2 стакан он, 170 мл су, 1/3 ч.к. сода, 40 мл үсемлек мае, 1/2 ч.к. тоз.
Эчлеккә: 100 гр карабодай ярмасы, 200 гр тозлы кәбестә, 1 зур баш суган, 30 мл үсемлек мае, тоз һәм борыч – тәменчә.
Кемнәр эчлектә катырак кәбестәне яратып бетерми, алдан йомшарганчы пешерергә туры килер. Шулай ук, карабодайны да пешереп, суытыгыз.
Камырны әзерләп, 20 минут пленка астында тотыгыз. Ул арада суганны кыздыра торыгыз. Кәбестә белән карабодайны, тоз борыч өстәп, кушып болгатыгыз.
Камырны 12 мм калынлыкта җәеп, үзегез теләгән зурлыктагы форма белән түгәрәкләр кисегез һәм эчлек салып, «вареник»лар бөгегез. Кайнап торган тозлы суда, акрын утта 35 минут пешерегез. Алдарак әйткәнчә, теләк буенча, майда кыздырырга була. Яшел үләннәр, каймак яки яраткан соуслар белән табынга чыгарыгыз.
Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев