Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Тәмлетамак

Кәбестәле помидор: кышка әзерләү өчен тәмле рецепт

Әлеге ике яшелчә бер банкада бик тәмле килеп чыга. Помидорына караганда кәбестәсен беренче ашап бетерүләре дә бар әле — күрерсез! Шуңа күрә рецептта күрсәтелгән күләм белән генә чикләнмичә, күбрәк әзерләп кую яхшы.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Кирәкле ингредиентлар:

► помидор – 700–750 г
► кәбестә – 250 г
► татлы борыч – ½ данә
► кишер – ⅓ данә
► сарымсак – 3–4 тырнак
► укроп, петрушка – тәменчә
► хуш исле борыч – 2–3 борчак
► кара борыч – 4 борчак
► дәфнә яфрагы – тәменчә
► 9 процентлы аш серкәсе – 1,5 аш кашыгы
► шикәр комы – 2 аш кашыгы
► тоз – 1 аш кашыгы
► кайнар су – кирәк кадәр

Әзерләү тәртибе:

Кәбестәне саламлап турап, зуррак табакка салыгыз. Татлы борычны дүрт өлешкә бүлеп, шулай ук саламлап турагыз. Кишерне корейча кишер өчен кулланыла торган кыргычтан уыгыз. Барлык яшелчәләрне бергә яхшылап болгатыгыз. Ике литрлы банканың төбенә укроп «зонты», петрушка, дәфнә яфрагы, сарымсак һәм ике төрле борыч салыгыз. Помидорларның төбен тишкәләп, банканың төбенә бер кат итеп тезегез. Өстенә кәбестәле катнашма салыгыз. Шул рәвешле, помидор һәм кәбестәне катламлап, банканы тутырыгыз. Аннары банкаларга кайнар су коеп, 20 минут чамасы тотыгыз. Банканы тишекле капкач белән каплап, суын кәстрүлгә агызыгыз. Һәр ике литрлы банкага 1 аш кашыгы тоз, 2 аш кашыгы шикәр комы һәм 1,5 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе салыгыз. Суын кайнатып чыгарып, кабат банкаларга тутырыгыз. Банкаларны капкачлап ябыгыз һәм суынганчы җылы әйбер белән төреп тотыгыз.

Кышын ачуга ук өстәлдә беренче булып кәбестә бетмәсә ярый! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев