Йомшак кәтлит пешерү серләре
***
Фото: ясалма интеллект
- Берничә төрле ит кушсаң, котлеталар тәмлерәк килеп чыга. Барысын берьюлы кушарга дигән сүз түгел бу, кимендә ике төрле иттән ясагыз.
- Тарткычтан ике кат чыгарылган ит йомшаграк булыр.
- Күпләр фаршка сөт кушабыз, диләр. Аш-су осталары исә сөт урынына кайнаган җылы су өстәсәң әйбәтрәк, диләр.
- Котлеталар тәмле килеп чыгуның тагын бер сере – фаршка йомырканың сарысын гына өстәүдә. Агы белән бергә кушсаң, котлеталар корырак була.
- Суганны күбрәк кушкан саен – котлеталар тәмлерәк килеп чыга. Аны иттарткыч аша чыгару һәм вак итеп тураунының аермасы да бар икән.
- Күп хуҗабикәләр фаршка тозны итне иттарткычтан чыгаруга кушалар. Ашыкмагыз! Тозны котлеталарны әвәләр алдыннан гына өстәгез: котлеталарның йомшак булу-булмавы моңа да бәйле.
- «Фаршка ипи кушу мәҗбүри түгел», – диләр аш-су осталары, аны теләсә нинди яшелчә белән алыштырырга тәкъдим итәләр: мәсәлән, кәбестә, бәрәңге, кишер белән. Әгәр инде ипи кушарга уйлагансыз икән, аны сөттә түгел, ә кайнаган җылы суда җебетегез: сөт кулланганда котлеталар корырак килеп чыга.
- Кайбер аш-су осталары котлеталарга дигән иткә уып алма да салалар. Ясап карагыз, бәлки алманың әчкелтем тәме сезгә дә ошар.
- Котлеталарны кара борыч кушмыйча ясамыйлар, ә менә сарымсак һәм башка тәмләткечләрне кушаргамы-юкмы икәнен һәр хуҗабикә үзе хәл итә.
- Котлеталар сусылрак булсын өчен, кайбер хуҗабикәләр аңа аз гына сыер яисә сарык мае, майонез яки куе каймак та өстиләр.
- Котлеталарны бары тик кызган майда гына кыздырырга икәнен бөтен хуҗабикә дә беләдер инде?
- Әгәр сезгә ошый икән, панировка өчен төелгән сохарый яки он кулланырга мөмкин: бу очракта кәтлитләрнең эче сусылрак, тәмлерәк килеп чыгачак.
- Фарш кулга ябышмасын өчен, әвәләр алдыннан кулларны юешләп алырга кирәк. Шундук кызган табага салырга да була.
- Әвәләгән котлеталарны күпертелгән йомырка агына манып аннан панировкада аунатсаң, алар тагын да тәмлерәк булачак.
- Бер ягын кыздырып, икенче ягына әйләндергәч, табаның капкачын ябырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев