Грузинча баклажан
Чамалы гына борычлы әлеге тәмле кабымлыкны әзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк булачак.
- баклажан – 4 кг
- помидор – 2 кг
- татлы борыч – 1 кг
- әче борыч – 2 кузак
- сарымсак – 1 баш
- тоз – 2 а.к.
- шикәр комы – 1 ч.к.
- 9% аш серкәсе – 100 мл
- үсемлек мае – 200 мл
Баклажаннарны тигез кисәкләр итеп, түгәрәкләп турарга. Тоз белән болгатып, бер сәгатькә калдырырга.
Теләсәгез, помидорларны кайнар суда пешекләп, кабыкларын салдыра аласыз. Татлы борычларны урталай бүлеп, орлыкларыннан чистартырга. Сарымсакны кабыгыннан арындырырга.
Помидор, әче борыч, сарымсакны иттарткычтан чыгартырга һәм шикәр комы, аш серкәсе, май өстәп, кайнатып чыгарырга. Кайнар катнашмага баклажан белән татлы борычны салырга. Акрын утта 15 минут кайнатырга.
Кайнар грузинча баклажанны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачларга һәм суынганчы төреп тотарга.
Гөлнара Вәлиева фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев