Дөмләмә
Дөмләмә – үзбәкчә рагу – гадәттә, ачык учакта әзерләнә. Ит белән яшелчәләр, капкачы томаланган казанда, үз сокларында ике сәгатьтән дә ким булмаган (хәтта күбрәк тә) вакыт дәвамында парланып пешә. Биредә өй шартларында, өч-дүрт кешелек гаилә өчен пешерерлек рецепт тәкъдим итәбез.
Фото: ясалма интеллект
КИРӘК:
- 700 гр сөякле сарык ите
- 4 бәрәңге
- 2 кишер
- 2 татлы борыч
- 1 баклажан
- 100 гр кәбестә
- 2 помидор
- 1 баш сарымсак
- 3 баш суган
- ит кыздыру өчен тәмләткечләр
- зирә
- кориандр
- 2 а.к. үсемлек мае
- тәменчә тоз
- яшел үләннәр
Казанда май кызгач, итне салырга (ит күбрәк булган саен ризык тәмлерәк инде ул), тозларга-борычларга, тәмләткечләр өстәргә. Аның өстенә калын боҗралап киселгән кишер белән суган һәм сарымсакның яртысы салына. Һәр катламга тоз, тәмләткечләр сибелә. Аннары эре итеп туралган яшел үләннәр, калын боҗра баклажан катламы була. Тоз, тәмләткечләр турында онытмыйбыз. Шуннан, татлы борыч һәм, кабат, суган. Теләсәгез, бер кузак әче борыч өстәсәгез дә була. Помидорларны, шулай ук калын боҗралап турарга, савытыгыз зур булса, урталай гына да яра аласыз. Тоз-борыч сибәргә һәм тагын яшел үләннәр белән суган түшисез. Яшелчәләр катламнарын баскалап куегыз. Хәзер эре итеп туралган, тозланган, тәмләткечләр белән болгатылган бәрәңге чираты. Калган сарымсакларны да салып җибәрегез. Соңгы катлам – зур кисәк кәбестә яфраклары. Аның белән барлык салынган яшелчәләр томалана һәм казанның капкачы яхшылап ябылырга тиеш. Өстенә, сыеклык парга чыгып бетмәсен өчен, юешләтелгән сөлге томалана.
Кайнап чыкканнан соң, иң акрын утта 2,5 сәгать тирәсе пешерергә. Шуңа күрә яшелчәләр эре итеп турала. Савыт кечерәк булган саен, ризык тизрәк пешә. Вакыт узганнан соң, капкачны ачып карыйбыз. Исеее…
Әзер дөмләмәне зур тәлинкәгә, чиратлап бушатабыз: кәбестә, бәрәңге, һ.б. Өсте үләннәр белән бизәлә. Казан төбендә калган шулпаны да эчәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев