Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Тәмлетамак

Бик тәмле ит пәрәмәче рецепты тәкъдим итәбез

Тәмле булсын!

 Камыр өчен:

1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1а.к коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л. җылымса кайнаган су. Барлык ингридиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга.

 Эчлеге:

500г ит фаршы, 1 баш зур суган, 1,5стакан дөге, 2 лавр яфрагы, 1 а.к. тоз, тәменчә кара борыч, 100 г сыер мае.

Суганны ваклап турарга, дөгене сүрән утта бүрттерәсе, сыер маен эретәсе, лавр яфрагын ваклыйсы. Барлык ингридиентларны бергә кушып, эчлеген ясарга. Камырны өлешләргә бүлеп, тугәрәкләр җәяргә, уртасына эчлекне куеп, пәрәмәчләр ясарга. Майлы табаларга тезеп, 200 градуслы мичтә 45 минут пешерергә. Пешеп чыгар алдыннан, пәрәмәчләрнең өстендәге уемга берешәр ч.к. шулпа өстәп чыгасы. Шулпа урынына, 2 а.к. сыер маен кайнар суда эретеп салырга да була.


Рәфилә Шәмсетдинова
Чыганак: ТАТАР АШЛАРЫ | ТАТАРСКИЕ РЕЦЕПТЫ | ТАТАРЧАГАЗЕТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев