Лечо салаты
Тәмлетамак

Лечо салаты

Хөрмәтле редакция, соңгы газеталарда бик күп рецептлар бирәсез, бакчасы булган, кулы эш белгән кешегә бик яхшы.

Фото: ясалма интеллект

Заманында мин дә  кышка бик тәмле  салатлар ясап куя идем. Хәзер олыгайдым әле. Әмма кайбер  тәмле рецептлар хәтердә сакланган.

Мин яратып әзерли торган «Лечо» салатына түбәндәгеләр кирәк:

  • 5 данә помидор,
  • 5 данә баллы борыч,
  • 5 данә  баклажан,
  • 5 данә суган,
  • 5 данә кишер,
  • 2-3 аш кашыгы  тоз,
  • 1 десерт кашыгы серкә эссенциясе,
  • 4-5 аш кашыгы  шикәр комы (лечоның баллырагын яратам),
  • 150-180 мл  үсемлек мае, борчаклы кара борыч, дәфнә яфрагы.

Помидорларыгыз итләч булса, 1-2 стакан су  салырга да мөмкин, чөнки мондый помидорлар суны аз бүлеп чыгара.

Бөтен яшелчәләр дә бер күләмдә, зурлыкта булырга тиеш. Тирән кәстрүлгә май салабыз, 10-15 минут помидорларны кыздырабыз, аннары кишерне – 20, суганны – 15, баллы борычны – 10 минут кыздырабыз, бары тик соңыннан гына  баклажанны салып, 8 минут кыздырып алырга  кирәк. Баклажанны тиз-тиз кыздырырга,  артык пешеп китмәсен. Аннары инде бөтен тәмләткечләрне салып, 3-4 минут кайнатып алабыз да  банкаларга тутырып, калай капкач белән  ябып куябыз.

И тәмле дә була инде, кызларым, ясап карагыз әле!


Нет комментариев