Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Балыклы йомырка тәбәсе

Кышын безнең организм туклыклы матдәләргә аеруча мохтаҗ. Кишер, шпинат һәм балыклы бу тәбә — организмны кирәкле витаминнар һәм аксымнарга баету өчен бик яхшы ысул. Тиз һәм гади, ул иртәнге яки җиңел кичке аш өчен идеаль вариант булачак. Әйдәгез әзерлик!

Кирәк:

  • 2 йомырка
  • 1 кишер
  • 1 касә шпинат (свежий)
  • 150 гр консервланган яки свежий балык
  • 1-2 а.к. сөт
  • 1 а.к май
  • Тоз-борыч – тәменчә
  • Уылган сыр, тәмләткечләр, яшел үләннәр – теләк буенча


Кишерне эре кыргычтан уарга, шпинатны кискәләргә. Сөт белән йомыркаларны, тоз һәм борыч өстәп, болгатырга.
Кишерне, йомшарганчы, майда кыздырырга һәм шпинатны өстәп, 1-2 минут утта тотарга.
Әгәр дә консервланган балык куллансагыз, чәнечке белән изгәләгез. Ә инде свежий балык булса, филесын әз генә майда кыздырып алыгыз һәм кечкенә кисәкләргә бүлегез.

Кишер белән шпинатны табага тигезләп җәегез, йомырканы өстенә агызыгыз һәм балык кисәкләрен өстәгез. Болгатмыйча, уртача утта, әзер булганчы тотыгыз.

Теләсәгез, тәбәнең ярты өлешенә сыр уып, урталай бөкләп куегыз да, сыры эрегәнче утта тотыгыз. Үзегез яраткан тәмләткечләрне өсти аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев