Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ант (гыйбрәтле язмыш)
Дус дип тормадың, ничә ел йөргәч, балаларны аердың. Кызыңны улыма бирмәдең… Тиңсенмәдең бугай… Белсәң иде, шулкадәр тилмерде улым шул чакта. Тилерер чикләргә җитте. Бигрәк яраткан иде бит кызыңны. Берәр җүләрлек эшләмәсә ярар иде, дип курыктык… Өйләнешәбез дип йөргәндә араларына кысылдың бит…
-
Хирургиядә эшләү «күңелле» (редакциягә килгән хат)
Бервакыт ике метрга якын буйлы, бер ярым центнер авырлыктагы башы ярылган амбалны китерделәр. Нейрохирург килеп, диагноз кую өчен аны сораштыра, тикшерә башлады (медицина телендә ул «анамнез җыю» дип атала): процесс барышында неврологик чүкеч белән күзләре каршында йөртә, тезләренә һәм беләкләренә суккалый. Белмим инде, теге амбалның ватык башына нинди уйлар кергәндер, бу врачка ташланды һәм...
-
Никах буласы көнне кияүгә җеназа укыдылар (тормыштан)
Бүлмәгә кергән авыл халкын күргән Айсылуның аяк астында җир убылды… Ул идәнгә ауды. «Юк... Илһам димәгез... юк!» – дип, кычкырды ул. Кайгысын аңлатырлык сүзләр табылмады. Никах көнендә кәләш булып тормыш юлына чыгарга тиешле Айсылу кабер янында тора...
-
Чын ир-егетләр бар әле дөньяда (редакциягә килгән хат)
Нигә гашыйк кызлар дөм сукыр була икән ул? Хыялларында әллә нинди идеаль образ тудыралар да, йөргән егетләре нәкъ шундый – дөньяда иң яхшы ир-ат дип уйлыйлар. Минем алсу күзлегем бик тиз ватылды. Йөккә калганымны әйткәч, егетем минем белән бөтенләй исәнләшми дә башлады!
-
Матур картлык булсын, яшьлектәге авырлык уза ул (редакциягә килгән хат)
Үземнең аянычлы башланган, әмма Аллаһның рәхмәте һәм мәрхәмәте белән бәхетле узып баручы тормышым турында язам. Укыгач, бәлки мине танучылар да булыр, танысыннар. Хәзер инде кеше сүзеннән кача торган яшьтән узган мин.
-
Синең белән калам... (хикәя)
– Ике арага нокта куярга кирәк безгә, акыллым… Гөлнарның башы тулышып киткәндәй булды. Ничек... нокта?! – Нәрсә булды сиңа, бәгырем? Чирләп киттеңме? Юк-юк, мәңге дә ялгызыңны калдырмыйм. Син кайда, мин шунда! Әнвәрне кызганудан аның күзләреннән яшь атылып чыкты. – Әйе, чирләдем... Гашыйк булдым мин, Гөлнар...
-
Язмыш таныштырды (редакциягә килгән хат)
Хәзер иремә карыйм да, әгәр дә яшь чакта үзем әрсез булып, беренче адым ясамаган булсам, бүген кайсыбыз кем белән булыр идек тә, бер-беребездән башка ничек яшәр идек, дип уйлыйм. Чөнки аңардан башка тормышымны күз алдыма да китерә алмыйм. Ә танышуыбыз болай булды...
-
Гөнаһлы бер көн (хикәя)
Гаҗәеп бер хәл: ниндидер сәер бер көч бүген мине кадерлеләремнән аерырга, ялгызымны гына калдырырга тели кебек: миңа алар белән бергәләп, бу кишәрлектә җыеп бетерергә, шуның белән бисмилла әйтеп кайту ягын карарга, җыенырга кирәк иде дә, юк бит, моннан да ишлерәк, искитәрлерәк алан булмасмы дип, разведка ясарга урманның эченәрәк, куе караңгылыкка ук кереп киттем...
-
«Һаман хатынсыз кала торам...» (язмыш)
Тыңладым да язып куйдым мин бу кешенең сүзләрен. Танышым да, якыным да түгел, очраклы сөйләшеп киткән берәү. Әти-әнисе яшьли үлеп, әбисе һәм сеңелесе белән үскән. Гаилә тормышы барып чыкмавының сәбәбе бәлки шуннан киләдер. Кем белә инде. Карап торышка да, тыңлап торышка да юньсез кеше тәэсирен калдырмый үзе...
-
Язмышым сабак булсын... (тормыштан)
Мин аңа моннан унике ел элек гашыйк булдым. Шатлыгымның чиге юк иде, күкнең җиденче катында тирбәлдем. Мәхәббәт шушы буладыр инде ул, дип уйладым. Ләкин унҗиде яшемдә аннан йөккә узгач, Айдар мине ташлады, әле алай гына да түгел...
-
Алып китмәгез әткәйне! (тормыштан)
Моннан тугыз ел элек булган бу кайгылы вакыйга турында язарга мин бик озак җыендым. Баштарак кечкенә идем. Сөйләп чыгарга көчем җитмәс дидем. Хәзер менә миңа 20 яшь тулды. Дөньяга карашым, язмышларны аңларга акыл-аңым да үсте...
-
Хыянәт (булган хәл)
– Здесь я, здесь… – Булат таныш түгел егетнең каршысына ашыкты һәм: «Кайттыңмы, улым!» – дип, кочагына алды. Таныш түгел егет тә үз телендә әкрен генә нидер әйтте, анысын җыйналган халык аңламый калды. Булатның «улым» дигән сүзе аларның һушын алган иде… – Улым, диме?!
-
«Минем дә әни буласым килә иде» (тормыштан)
Мин һәрвакыт үземне идеаль хатын булырмын дип уйлый идем: бик нык кияүгә чыгасым килгәннән түгел, ә бала табып тәрбиялисе килгәнгә үз насыйбымны очратуны көттем. Язмыш мине шундый кеше белән очраштыргач, ниһаять, хыялларым чынга ашар дип куандым. Әмма булачак иремнең артында бик елгыр кайнана да бар иде шул. Ул безнең балабыз булмасын өчен барысын да эшләде...
-
Исемем Лалә, диде ул (хикәя)
Насыйп булмады, әнием, ак күлмәк тә, аңа төшерелгән сары лаләләр дә... Өй каршында чәчәк аткан лаләләр бакча башындагы инеш аша чыгып, үргә менеп, кабереңә синең үрмәли, әнием...
-
Соңгы васыять (хикәя)
Эх! Күңелсез вакыйгаларны искә төшермәслек итеп хәтерне бикләп куеп булса икән! Ул көнне балалар белән печәнлектә йокладылар. Бәрәңге сабаклары арасында кунулар да күп булды. Җәй көннәрендә ярый торган иде әле. Менә көз, кыш көннәрендә... Ничәмә-ничә тапкырлар суык мунчада төн үткәрергә туры килде аңа. Туңудан бигрәк, нервларның ярсуыннан дер-дер калтырап, үзеңне-үзең кая куярга белмичә керфек какмый үткәргән төннәр, айлар, еллар үзенекен иткән! Әлеге көнне дә Габдерәхиме таң атканда гына кайтты. Борчылудан, куркудан йоклый алмый яткан Разия, аның сөрлегеп-сөрлегеп атлавын аяк тавышыннан ук аңлады...