Бер хатын иреннән аерылган (гыйбрәтле язма)
Бер хатын иреннән аерылган. Юк кына нәрсә өчен. Ул аны аэропорттан каршы алмаган. Нәрсә, аның хатыны кечкенә бала чтоли?! Такси чакыртып, бик матур гына өйгә кайтып җитәргә була. Акчасы бар. Такси тотып кайтырга җайлырак булганда, шул ераклыкка акча һәм вакыт әрәм итеп нәрсәгә йөрергә? Әлеге ханым шулай эшләгән дә. Фатирына кайтып кергән...
...ире компьютер артында, борылган да: «Кайттыңмы? Сәлам!» – дигән һәм кабат экранга текәлгән. Әллә уйнаган анда, әллә эшләгән – әйтүе авыр, ул гел компьютер артында булган. Яки планшет белән диванда. Яки эштә. Һәм барысы да нормада, хәтта яхшы булган: ипотеканы түләп барганнар, кайвакытта хәтта кинога да йөргәннәр. Бар да нормально! Тик ханым киткән. Һәм беркем дә эшнең нидә икәнен аңламаган. Ул үзе дә рәтләп аңлата алмаган.
Әмма, сезне каян да булса кайтканда каршы алулары бик мөһим! Поезд, ниһаять перронга килеп җитә, әкрен әкрен генә. Һәм барысы да тонык тәрәзәләргә төбәлә, пәрдәләрне этәрә: минекеләр кайда? Каршылаучылар бармы?
Үзеңнекеләрне шул каршылаучылар төркемендә күрмәү шуның хәтле күңелсез һәм куркыныч. Ә перронда халык, кайсыберләре хәтта чәчәкләр белән. Барысы да тизлеген әкренәйткән поезд артыннан атлый һәм үзенекеләрне күрү өчен тәрәзәләрне күзли. Каршы алу шундый күңелле. Аннары, бәлки, кабат әйткәләшү һәм үпкәләшү, сораулар, мәгънәсез сөйләшүләр башланыр, әмма күрешү мизгеле – ул иң бәхетлесе. Ул синең өчен кадерле булган кешенең йөзен күргән мәхәббәт мизгеле. Һәм юлдашларыңа: «Ә мине каршы алалар, күрәсезме? Ирем, яки әнием, яки дәү әтием белән дәү әнием! Яки, менә, дусларым. Күрегез! Менә алар!» – дип әйтәсе килә.
Һәм самолеттан төшкәч атлыйсың да гадәт буенча каршы алучылар төркеменә карыйсың – үзеңнекеләрне эзлисең. Ә бит аларны мәшәкатьләмәс өчен үзең каршы алмаска куштың! Такси тотасың да кайтасың, имеш. Нәрсә, мин кечкенә бала чтоли! Балаларны гына каршы алалар. Тугач та каршы алалар. Ниндидер гөлләмә, күңелле йөзләр, яңа коляска белән... торалар да көтәләр, бер аяктан икенчесенә алыштыралар – каршылыйлар, димәк. Бу ярату. Сезне каршы алалар икән – бу ярату, мәхәббәт. Чиста һәм самими. Шундый, сирәк ярату.
Һәм әлеге ханым шуны аңлаган: аны яратмыйлар. Тиешенчә яратмыйлар. Бар күңелләре, бар йөрәкләре белән. Бары тик янәшә яшиләр... Һәм ул киткән. Аны һәр җирдән каршы алучы башка кешегә кияүгә чыккан. Мәшәкатьле һәм акылсызлык булуына карамастан, ул да ирен каршы ала…
Уйлавымча, теге дөньяда да безне каршы алалар. Перрондагы кебек, безнең кадерлеләребез һәм яратканнарыбыз. Һәм без аларны, таныш түгел халык арасыннан шунда ук таныйбыз. Аларга тартылабыз, кочып алабыз һәм гәпләшеп, яңалыклар сөйләп, каядыр өйгә кайтабыз. Бу – ярату, мәхәббәт.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев