Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Иҗат

Ир хыянәтен кичерергәме? (редакциягә килгән хат)

Мин үзем яратып кияүгә чыктым. Ирем белән бер ул, бер кыз үстерәбез. Гап-гади, башкалардан берни белән дә аерылып тормаган гаилә без. Авылга ялга кайткач, күршемә кергән идем, миннән күпкә олы апа. Бакчада яшелчәләргә су сибеп, мәш килүе иде. Эшен калдырмыйм дип, озак тормадым, йомышымны әйтеп, чыгып китәргә ашыккан идем дә, туктатты...

«Хат килде» сәхифәсен кулыма газета алуга укып чыгам. Гаилә, ир белән хатын мөнәсәбәтләре, килен-каенана тормышы... Барысы да бар. Укыйм да, уйга калам, күңелемнән анализлыйм, фикер йөртәм.

Мин үзем яратып кияүгә чыктым. Ирем белән бер ул, бер кыз үстерәбез. Гап-гади, башкалардан берни белән дә аерылып тормаган гаилә без. Авылга ялга кайткач, күршемә кергән идем, миннән күпкә олы апа. Бакчада яшелчәләргә су сибеп, мәш килүе иде. Эшен калдырмыйм дип, озак тормадым, йомышымны әйтеп, чыгып китәргә ашыккан идем дә, туктатты. Моңа шундый сүз килеп ирешкән икән, имеш без ирем белән ачуланышканбыз. Хи, мин әйтәм, бигрәк кызык, гаиләдә ир белән хатын сүзгә килми тормый һәм андый вак-төякне урамга гомердә чыгарганыбыз да юк. Буш гайбәтләргә ышанма дип әйтеп карыйм, өзми дә куймый миңа алтынга тиң киңәшләрен бирә.

«Нәрсә генә булса да, иреңне кичер. Ялгыз яшәүләре ай-һай авыр, үземнән чыгып әйтә алам. Әнә, Гөлҗамал кызының ире башкага киткән иде, яшь хатын бала да тапты, бары кире гаиләсенә кайтты. Тегесе дә кичерде. Берни булмагандай яшәп яталар. Син дә андый-мондыйга күзеңне йом, араларны саклап калырга тырыш, ирсез гомер кичерүләре җиңел түгел», – дип миңа акыл сатты. Аллаһка шөкер, безнең барысы да әйбәт, ике балабызны үстерәбез, кыек юлда йөрергә вакыт юк дигәнемә дә: «Аның өчен вакыт кирәкми!» – дип авызымны япты.

Күршемнән, ни дип әйтергә дә белмичә, аптырыплар чыктым. Беренчедән, бу буш сүзләрне кем тарата икән соң?! Авылда да яшәмибез бит, ялларга гына кайтып йөрибез. Булмаганны бар дип сөйләп йөрү кемгә кирәк?! Икенчедән, олы яшьтәге апаның сүзләре дә уйга калдырды. Ирең сулга йөрсә дә, читтә баласы булса да, синең хисләреңә, гаиләңә, өйләнешкәндә мәңге бергә булырбыз дип вәгъдә биргән антларга төкереп караса да, гафу ит икән. Гомумән, Аллаһның кашка тәкәләре. Чөнки аларсыз дөнья сансыз.

Газета укучылардан сорыйсы килгән иде, күршем дөрес киңәш бирәме, ирләребезне теләсә-ни кылса да кичерергә, өф-өф итеп кенә торырга, яратыргамы?

Урысбагага кайтып йөрүче газета укучыгыз.

Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бер йоргэн кеше, улгэнче йори. Кичер диеп эйтуе жинел, уз кузлэрен белэн кургэч, яшэп булмый, ул гел куз алдында, аны берничек тэ онытып булмый. Инде ничэ еллар уткэч тэ, тошкэ керэ, мина калса, тыныч башым, тыныч колагым диеп яшэу эйбэтрэк.