Ана күңеле баладамы? (тормыштан)
Сүзгә үткен бу яшь хатынга беренче көнне үк гаҗәпләндем. Без гел балаларыбыз турында сөйләшәбез, ә ул ирен, сеңлесен, әти-әнисен сөйли... Әйтерсең, аның өчен баласы юк. Сабыен имезми дә. «Сөт төшмәде», – ди. Ләкин иң гаҗәпләндергәне – баласы янында ун минут кына тора да (ә безне шәфкать туташлары куып җибәрә!), кире палатасына төшеп китә. Шикләнүем юкка булмаган: ике көннән соң Алисә ачылып китеп серен чиште...
Кызларым азрак тернәкләнгәч, безне аерым палатадан гомумигә күчерделәр. Безнекеләр белән дүрт бала, шуларның берсе – әти-әнисе баш тарткан «Даун синдромлы» ир бала. Бу баланың да язмышы катлаулы. Тугач та сабыйны әнисе өенә алып кайтып киткән әле. Ләкин өч көннән улын кире күтәреп килгән. Ире, хатынына сайларга кушкан: йә авыру бала, йә мин, дигән. Югыйсә ир белән хатынның уртак балалары да бар икән. Хатын... ирен сайлаган. Әле шуннан соң да ул бичара хатын улын күрергә дип еш килеп йөргән. «Төннәр буе йокламыйм, улым төшкә керә. Саташам бугай. Ирем бала турында ишетергә дә теләми», – дип, үкси-үкси елаган, диделәр. Һәркемнең үз язмышы монда...
Без өйгә кайтасы атнаны палатага улы белән яңа бер хатынны салдылар. Киров өлкәсеннән диде үзен. Татар кызы булып чыкты ул, Алисә исемле.
Сүзгә үткен бу яшь хатынга беренче көнне үк гаҗәпләндем. Без гел балаларыбыз турында сөйләшәбез, ә ул ирен, сеңлесен, әти-әнисен сөйли... Әйтерсең, аның өчен баласы юк. Сабыен имезми дә. «Сөт төшмәде», – ди. Ләкин иң гаҗәпләндергәне – баласы янында ун минут кына тора да (ә безне шәфкать туташлары куып җибәрә!), кире палатасына төшеп китә.
Шикләнүем юкка булмаган: ике көннән соң Алисә ачылып китеп серен чиште – баксаң, ул баланы яңа гына тәрбиягә алган икән. Монда барлык тикшеренүләрне узгач, ире янына – Киров өлкәсенә кайтып китәчәкләр.
– Ирем белән алты ел яшәдек, больница юлларын да шактый таптадык, – дип сөйләде Алисә. – Мин бала таба алмаячакмын. Табибтан табибка йөри торгач, шул билгеле булды. Башта бик еладым, аннан күндем инде. Иремнең бик тә малай үстерәсе килде. Шуңа бала тудыру йортыннан менә бу сабыйны алдык та. Иремә охшап ак тәнле бала булсын дидек. Кешеләргә тәрбиягә бала алдык дип әйтмәячәкбез, бу турыда әти-әниләр генә белә. Усал телле кешеләр: «Син үги бала», – дип, улыбызның йөрәгенә киләчәктә шом салмасыннар иде...
Алисәне бик кызгандым. Ни генә дисәң дә, аңарда аналык хисе уянмаган иде әле. Моның өчен йөрәк парәңне тугыз ай буе карыныңда йөртеп, аның нинди булып туачагы хакында төннәр буе уйланып ятып, аннан, җан тартышып, аны дөньяга китерү кирәктер... Ләкин иманым камил, Алисә яратыр улын, һичшиксез, яратыр!
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев