Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ирем әнисе белән сеңлесен тәэмин итә (редакциягә килгән хат)

Каенанам миңа шалтыратып, әллә ниләр сөйләп тутырды. Имеш, ул безне аеру өчен барысын да эшләячәк, Аяз бөтенләй өйләнергә «не имел права», чөнки ул сеңлесе белән әнисен тәэмин итеп, карап торырга тиеш. Улының бернинди шәхси тормышы да була алмый, ул алар турында гына кайгыртырга тиеш, и точка!

Миңа 24 яшь, ирем Аязга – 29. Без икебез дә институт тәмамлап, күп акчалы яхшы эштә эшлибез. Иремнең әтисе хатыны белән күптән аерылышкан, әмма улына шәһәр уртасында өч бүлмәле фатир калдырган.

Иремнең сеңлесе бар, каенанам аны Аязга 11 яшь булганда тапкан. Ул вакытта аның йөри торган сөяркәсе булган һәм аны гаиләсеннән аерып алырга теләп, бала тапкан. Тик тегесенең үз җилкәсенә андый йөк аласы килмәгән. «Үзеңнең табасың килде, вәт үзең тәрбиялә, алимент өмет итмә», – дигән дә, араларын өзгән.

Кыз туган һәм аңа Арина исеме биргәннәр. Менә вәт шул кыз бюджет бүлегенә керә алмады, коммерция нигезендә укый. Аяз, аннары бернинди проблемалар булмасын өчен, барлык биш ел укуына берьюлы түләп куйды. Арина иркә кыз булып үсте, каенанам аның бөтен капризларын үтәп торды. Ул чакта мөмкинлеләре дә бар иде, Аязның фатирын арендага биреп торып, ярыйсы гына акча алды.
Өйләнешкәннән соң ирем белән туй сәяхәтенә киттек. Аннан кайткач, әлбәттә инде, Аязның фатирында яши башладык. Әмма бу каенанам белән каенсеңлемә бер дә ошамады. Алар килеп, безгә әлеге фатирдан чыгып китәргә яки арендалаучылар түләгән кадәр акча бирергә кушты. Тик Аяз аларның бу теләгенә каршы килде.

Каенанам миңа шалтыратып, әллә ниләр сөйләп тутырды. Имеш, ул безне аеру өчен барысын да эшләячәк, Аяз бөтенләй өйләнергә «не имел права», чөнки ул сеңлесе белән әнисен тәэмин итеп, карап торырга тиеш. Улының бернинди шәхси тормышы да була алмый, ул алар турында гына кайгыртырга тиеш, и точка!

Иремне болар туйдырды, ул әнисе белән сеңлесен акырмый-бакырмый, җайлап кына фатирдан озатты да, ишек бикләрен алыштырды. Шулай да, әнисенә ярдәм итүен ташламады, билгеле бер сумманы биреп барды. Ә менә сеңлесенең укуын ташлавын белгәч, акча бирүдән туктады.
Әнисе бөтен туганнарны улына каршы котыртты. Тегеләре акыл сатарга дип Аязга шалтырата, аннары дөреслекне белгәч, гафу үтенә.

Каенана без яши торган фатирны сатарга һәм безгә коммуналкадан бер бүлмә алып, калган акчаны аларга бирергә кирәк дигәч, чираттагы скандалдан соң, инде ирем түзмәде, әнисенә башка безгә килеп йөрмәскә кушты.

Шуннан, аларның бәйләнүләреннән башка ярты еллап тыныч кына яшәдек. Ә аннары бер көнне каенанам елап Аязга шалтыратып, трубкага кычкырды. Имеш, аны кызы кыерсыта, тизрәк килеп җит, диде.

Аяз аларга баргач, түбәндәге хәлгә тап була: әнисе белән сеңлесе акырыша, ә яннарында ниндидер егет утыра һәм алар каенанамнан фатирын сатуны таләп итә.
Ирем полиция чакырта һәм теге егетне арестовать итәләр, ә сеңлесен хастаханәгә салдык – аның нервалары какшаган иде.

Шуннан бирле каенана безнең белән бәхәскә керми, киләсе килгәндә алдан шалтыратып, рөхсәт сорый.
Күптән түгел улыбыз туды, шөкер, без ирем белән бәхетле. Каенанам килә, ярдәм итә – араларыбыз җылынды һәм бу иң мөһиме. Арина әлегә безнең матур тормышыбыз белән килешеп бетә алмый, шуңа күрә аралашмый да. Ярар, мин бу турында борчылмыйм да, үз гаиләсен булдыргач, тынычланыр әле.
Бу хәлләр язганча бик шома гына бармады, әлбәттә. Күңелдә төерләр дә калды, әмма мин аларга игътибар итмәскә тырышам. Үч һәм ачу саклап бәхетле булып булмый. Каенанама ачык йөз күрсәтәм, һәрвакыт табын янына чакырам. Тирәннән уйласаң, аның миңа шундый яхшы ир булырлык чын егет үстерә алуына мин рәхмәтле.

Бу хатымны күбрәк ирләргә үрнәк итебрәк язасым килде. Калганнар да минем ирем кебек зирәк булсыннар иде. Гаиләләрендә дә тынычлыкны саклап, әниләрен дә кыерсытмыйча конфликттан чыгу юлын табып, матур яшәүгә ни җитә! Гомер бер генә, иртәгәсен кем бар да, кем юк. Һәр яшәлгән көн кадерле, бигрәк тә бүгенге болгавыр заманда.

Акыл сатучыны Алсинә дип белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев